Логотип Магариф уку
Цитата:

Социаль челтәрләрдә нинди мәгълүматны күрсәтмәскә? Юрист киңәше

Бөтен мәгълүматны социаль челтәрләрдә дә урнаштырырга ярамый, ди Мәскәүнең «Защита» адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.Юрист әйтүенчә, ш...


Бөтен мәгълүматны социаль челтәрләрдә дә урнаштырырга ярамый, ди Мәскәүнең «Защита» адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




Юрист әйтүенчә, шәхси мәгълүматны, мәсәлән, эш урыны һәм яшәү урынын социаль челтәрләрдә күрсәтергә кирәкми.
Шулай ук социаль челтәрләрдә хәзерге вакытта сезнең өйдә булмавыгыз турындагы мәгълүматны да әйтергә ярамый. Яңа шәһәрләрдә булуыгызны сәяхәттән кайткач та сөйләргә була, ди юрист.
Күпчелек очракта башка кешеләрнең фотоларын аларның ризалыгыннан башка куярга ярамый.Шулай ук хезмәт эшчәнлеге турында социаль челтәрләрдә сөйләү кайвакыт коммерция, хезмәт яки табиблык килешүен бозарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ