Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Александр Иванов Бөгелмә муниципаль районында вакцинация барышы турында мәгълүмат бирде.
11 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр COVID-19дан 2856 кеше прививка ясаткан. Вакцинация башланганнан бирле барлыгы 31 556 доза вакцина алынган.
Хәзерге вакытта район сырхауханәсендә 5 кабинет эшли — барлык катларда да. Һәр предприятиегә вакыт билгеләнә. Әйтик, бүген Бөгелмә «Водоканал»ы хезмәткәрләре — 80 кеше прививка ясатырга язылган. Аерым хезмәт коллективлары фельдшер-акушерлык пунктлары территориясендә вакцинацияләнә.
(tatar-inform)