Сораштыру: коронавирустан прививкаланган һәр икенче кеше грипптан да вакцинацияләнгән

Covid-19 вакцинациясен узган һәр икенче кеше диярлек гриппка каршы прививка ясаткан. 1,6 мең икътисади актив гражданнар арасында SuperJob сервисы үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре әнә шундый. 

«Коронавируска каршы вакцинация дошманнары арасында гриппка каршы вакцинация ясамаучылар күп (93%), прививкаланганнар нибары 2% гына», — дип билгеләп үтелә тикшеренүдә.

Коронавируска каршы прививка ясарга ниятләүчеләр арасында һәр унынчы кеше генә гриппка каршы прививка ясаткан. 

«Татар-информ» материаллары буенча

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.