Логотип Магариф уку
Цитата:

Сораштыру: укучылар БДИда шпаргалкалар кулланырга җыенамы?

Күпчелек унберенче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) шпаргалкалар ясарга җыена. Сораштырылучыларның 82 проценты шпаргалкалар алырга җыена. Шул ук вакытта аларның дүрттән бер өлеше генә (...

Күпчелек унберенче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) шпаргалкалар ясарга җыена. Сораштырылучыларның 82 проценты шпаргалкалар алырга җыена. Шул ук вакытта аларның дүрттән бер өлеше генә (23 процент) алардан сиздермичә файдалана алачак дип саный. Шулай ук укучыларның 40 проценттан артыгы игътибарлылыкны арттыру өчен медикаментлар һәм биохимик өстәмәләр кабул итәргә җыенуларын белдергән.
Популяр препаратлар арасында чыгарылыш сыйныф укучылары тынычландыргыч, шул исәптән валерианканы (36 процент), ноотроплар төркеме препаратларын (34 процент), глицин (24 процент), азык өстәмәләрен (19 процент), психостимуляторларны (ун процент) кулланачагын әйткәннәр.  Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Институт директоры Анна Маркс билгеләп үткәнчә, мәктәп укучыларының медикаментларны, бигрәк тә психотропларны кабул итәргә әзер булуы борчу тудыра. «Кайдадыр сораштырылучыларның чиреге, неврозларга каршы көрәшү өчен, ата-аналар аларны бирүләрен таныды», - дип хәбәр итте Маркс.
Шулай ук укучыларның БДИда үз белемнәрен нинди уртача баллга бәяләүләре ачыкланды – бу 70 баллга якын. Ә гуманитар фәннәрдән  балл җыю буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының өметләре зуррак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ