Логотип Магариф уку
Цитата:

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары узачак көннәр билгеле

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары узачак көннәр билгеле. Алар Татарстанның ун шәһәрендә һәм авылында үткәрелә.«Кабул ителгән гариз...

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары узачак көннәр билгеле. Алар Татарстанның ун шәһәрендә һәм авылында үткәрелә.
«Кабул ителгән гаризалар саны бик күп. Барысы да фестиваль хәрәкәтендә катнашырга тели. Быел проектта 50 меңнән артык татарстанлы катнашыр дип көтелә» — дип хәбәр итә фестиваль хәрәкәтенең матбугат үзәге.
Сайлап алу турлары Әлмәттә (25-27 февраль), Чаллыда (1-2 март), Түбән Камада (6-7 март), Әгерҗедә (9-10 март), Чистайда (13-14 март), Арчада (17-19 март), Казанда (17-19 март), Лаешта (22-23 март), Иске Чүпрәле авылында (26-27 март) һәм Яшел Үзәндә (29-30 март) узачак. Алар Татарстанның 45 районыннан талантлы балаларны үзенә җыячак.
Фестивальгә зур коллективлар да, 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге аерым башкаручылар да чакырыла. «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», шулай ук, «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләре бар. Фестивальдә өч яшь төркеме каралган.
9-13 апрельдә зона этаплары финалистларын «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә узачак Суперфиналда көтәләр. Гадәттәгечә, зур Гала-концерт 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
«Күп кенә ата-ана үз баласын проектта тумыштан алып катнаштырырга әзер. 22 ел эчендә „Созвездие-Йолдызлык“ республиканың иң кирәкле һәм популяр проектына әйләнде дип горурланып әйтә алам», — ди фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Ул билгеләп үткәнчә, «Созвездие-Йолдызлык» — Россиядә һәм дөньяда Татарстанның яшь талантлары өчен социаль лифтка әверелә торган бердәнбер проект. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибары белән киләчәк буынның иҗат элитасы булдырыла, проект лауреатлары Татарстан һәм Мәскәүнең әйдәп баручы вузларын тәмамлый.
Катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында сайлап алу турлары, барлык санитар нормаларны үтәп, тамашачылардан башка узачак. Зона этапларының онлайн-трансляциясе оештырылачак. Вирус инфекцияләре таралуны булдырмау өчен һәр муниципаль берәмлекнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары номерларын тыңлау катгый билгеләнгән график буенча башкарыла.
«Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ