Логотип Магариф уку
Цитата:

Спорт акча китерәме?

Спортны сәламәтлекләрен ныгыту чынанагы итеп санаган Мамадыш укучылары бу сорауга: «Әле ничек кенә китерә!» – дип, кистереп җавап бирәчәкләренә һик кенә дә шигем юк. Чөнки шәһәрнең олысы да, кечесе дә...

Спортны сәламәтлекләрен ныгыту чынанагы итеп санаган Мамадыш укучылары бу сорауга: «Әле ничек кенә китерә!» – дип, кистереп җавап бирәчәкләренә һик кенә дә шигем юк. Чөнки шәһәрнең олысы да, кечесе дә спортны аеруча үз итә шул. Нинди генә спорт корылмалары юк: «Лагуна» йөзү бассейны дисеңме, стадион-ипподроммы, спорт комплексымы... Әле шушы көннәрдә район предприятиеләре,  оешмалары һәм мәгариф учреждениеләре арасында «Районның 2022 елдагы иң яхшы спорт коллективы» бәйгесенә йомгак ясалды. Районда спортның 13 төре буенча ярышлар уздырылган. Предприятиеләр арасында Мамадыш электр челтәре, ә уку йортлары арасында К.Вәлиев исемендәге 2 нче лицей коллективлары спортны аеруча үз итүчеләр дип табылган. Мәктәпләр бәйгесендә икенче урынга – Мамадыш интернат мәктәбе, ә өченчегә шәһәрнең 3 нче урта мәктәбе коллективлары лаек дип табылган.
Җиңүчеләргә грамоталар, кубок һәм 10 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр акчалата премияләр тапшырылган. Менә шуннан соң инде спорт акча китерми дип әйтеп карагыз инде...
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ