Логотип Магариф уку
Цитата:

Студентлар өчен туендыручыны югалту буенча пенсия

Көндезге бүлектә укыган һәм туендыручыны югалту буенча пенсия алган студентлар белем йортын тәмамлагач яки читтән торып уку бүлегенә күчкәч бу турыда Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш. Бу хакта...


Көндезге бүлектә укыган һәм туендыручыны югалту буенча пенсия алган студентлар белем йортын тәмамлагач яки читтән торып уку бүлегенә күчкәч бу турыда Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Объясняем.рф» порталына сылтама белән яза.




«Әйе, белем йортын тәмамлау, шулай ук читтән торып уку бүлегенә күчү турында Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк», - дип белдерделәр порталда.
Баладан тыш, туендыручыны югалту буенча пенсияне әти-әниләрнең берсенә яки гаиләнең башка әгъзаларына да билгелиләр. Пенсия 18 яшькә кадәр түләнә, әмма югары уку йорты яки көллиятнең көндезге бүлегенә күчкәндә аны 23 яшькә кадәр сакларга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ