Логотип Магариф уку
Цитата:

Свердловск өлкәсенең татар теле укытучысы - «Мактаулы остаз»

https://mincult.tatarstan.ruСвердловск өлкәсенең «Әҗегол урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе филиалы – «Манчаж Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» татар тел...




Свердловск өлкәсенең татар теле укытучысы «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнде

https://mincult.tatarstan.ru


Свердловск өлкәсенең «Әҗегол урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе филиалы – «Манчаж Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дамир Каюмовка «Мактаулы остаз» билгесе тапшырылды.
Ул Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан яшь педагогларга һөнәри үсешләрендә ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен бүләкләнде. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендә Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дамир Каюмов Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң туган авылына әйләнеп кайткан. Шуннан бирле 23 елдан артык балаларга татар теле укыта, белем бирү процессын үстерүгә зур өлеш кертә, диелә хәбәрдә.
Аның укучылары Татарстанның Свердловск өлкәсендә Даими вәкиллеге уздыра торган өлкә конкурсларында ел саен призлы урыннар ала. Алар - «Тере классика» өлкә конкурсында, «Җәлил укулары» өлкә конкурсында, төбәкара олимпиада кысаларында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уздыра торган конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар.
Дамир Каюмов Әртә шәһәр округында ел саен «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясен оештыра.
«Татарстанның Свердловск өлкәсендә Даими вәкиллеге Сезне лаеклы бүләк алуыгыз белән котлый. Киләчәктә дә уңышлар, хыялларыгыз чынга ашуын, уй-максатларыгызның тизрәк гамәлгә ашырылуын телибез», диелгән хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ