Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сүзлек дәресе» конкурсына гаризалар кабул ителә

19 сентябрьдә «Сүзлек дәресе» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Катнашуга башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле һәм әдәбияты, туган тел укытучылары, мәктәп педагог-китапханәчеләре...


19 сентябрьдә «Сүзлек дәресе» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Катнашуга башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле һәм әдәбияты, туган тел укытучылары, мәктәп педагог-китапханәчеләре чакырыла. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.




2022 елның 2 октябренә кадәр теркәлергә, гариза бирергә һәм конкурс материалларын тапшырырга мөмкин. Бәйге онлайн форматта уза.
Техник экспертиза һәм эшләрне бәяләү 16 ноябрьгә кадәр үткәрелә, 22 ноябрьдә конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү булачак.
Конкурсның максатлары – иң яхшы педагогик практикаларны ачыклау һәм тарату һәм сүзлек белән эшләүнең заманча актив формаларын, методларын һәм технологияләрен трансляцияләү.
Бәйгене оештыру һәм үткәрү шартлары, шулай ук структура һәм конкурс эшләрен рәсмиләштерү таләпләре белән Сүзлек көненең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ