Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада Тукай варислары күбәя

Бүген нәкъ Тукаебызның туган көнендә Түбән Кама каласындагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән республикакүл...

Бүген нәкъ Тукаебызның туган көнендә Түбән Кама каласындагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең йомгаклау туры булып узды. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге һәм «Ак калфак» ханымнары белән берлектә уздырылган әлеге бәйгедә быел 36 бала (гаилә), үзләренең Тукай варисларына тиң булуларын дәлилләп, туган телебез – татар телендәге чыгышларын видеоязмаларга төшереп җибәрде. Шунысы шатлыклы: елдан-ел Тукай варислары күбәя, бу инде, үз чиратында, бәйгенең географиясе киңәя дигән сүз.

 
Биш еллык тарихы булган бәйгедә быел, Түбән Кама районыннан тыш, Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Лениногорск, Минзәлә, Менделеевск, Әлмәт, Теләче районы-шәһәрләреннән дә катнашырга теләк белдерүчеләр булды. Әлбәттә, бәйге булгач, аның таләпләре дә үзенчәлекле иде: шигырь яисә хикәядән өзек сөйләү белән генә чикләнмичә, төп шарты гаилә тәрбиясендә Г.Тукай иҗатын яктырту, әхлаклы-әдәпле, зирәк-уңган балаларның туган телебез – татар телендә иркен аралашуларына ирешү иде. Шуңа да килгән материалларны ике көн дәвамында дикъкатъ белән тикшереп бәяләдек. Бәйгедә сабыйлар гына түгел, алар белән беррәттән, әти-әниләрнең, әби-бабайлар, апа-сеңелләр, абый-энекәшләрнең дә катнашуы ямь өстенә ямь өстәде. Иҗади яңалык кертүләре исә тагын да куандырды. Аеруча, икенче «Тукай геройлары бүгенге көндә» дип исемләнгән биремдә, рольләрне килештереп уйнаудан тыш, тамашачы күңеленә хуш килерлек итеп мультфильм төшергәннәр, үзләре дә серле әкиятчегә әверелделәр...

Шулай итеп, нигезләмәдә куелган таләпләргә, бурычларга таянып, тиешенчә җавап биргән 14 конкурсант сайлап алынды. Әлмәт районының Югары Мактама авылының “Ләйсән”, Түбән Мактама бистәсендәге 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы», Чаллыдагы 33 нче, 53 нче, Мамадыштагы 12 нче «Ләйсән», Менделеевскидагы 8 нче «Сандугачым», Түбән Кама районының Каенлы авылындагы «Ромашка», Түбән Камадагы 1 нче, 39 нчы, 44 нче, 64 нче, 76 нчы, 83 нче, 93 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга бәхет елмайды: алар финалга узды.

Ә инде финалга чыгучыларның иҗат җимешләрен, ягъни шәхес тәрбияләүдә Г.Тукай иҗатын яктыртуларын шәһәребезнең иң зыялы, иң алдынгы, милли җанлы җитәкчеләребез: Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли Шура әгъзасе Рөстәм Ганиев, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вәҗиева, Түбән Камадагы иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Баһманов, хатын-кызларның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Камалов, мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗев варисларыбызның эшен бәяләп, түбәндәгечә нәтиҗә чыгардылар. Беренче урынга Түбән Камадагы 44 нче балалар бакчасыннан Камил Яруллин, икенче урынга Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасыннан Наилә Шәмсетдинова, өченче урынга Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге 62 “Тирәк” балалар бакчасыннан Рамил Кавиев лаек булдылар. Эльвина Ризаева (Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасыннан) – “Иң кыю Тукай варисы”, Әдилә Шәмсетдинова (Түбән Камадагы 1 нче балалар бакчасыннан) – «Иң тәрбияле Тукай варисы», Ясминә Абдуллина(Түбән Камадагы 83 нче балалар бакчасыннан) – «Иң тәүфыйклы Тукай варисы», Рәмилә Дәүләтгәрәева (Әлмәт районы Югары Мактама авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасыннан) – «Иң зәвыклы Тукай варисы», Милана Петрова (Чаллыдагы 53 нче балалар бакчасыннан) – «Иң мөлаем Тукай варисы», Амелия Николаева (Түбән Кама районы, Каенлы авылы «Ромашка» балалар бакчасыннан) – «Иң тәвәккәл Тукай варисы», Диана Әхмәтгалиева (Түбән Камадагы 93 нче балалар бакчасыннан) – «Иң ягымлы Тукай варисы», Сәфия Зәйнуллина (Түбән Камадагы 76 нчы балалар бакчасыннан) – «Иң сөйкемле Тукай варисы», Гүзәл Абдулгәрәева (Мамадыш районының 12 нче балалар бакчасыннан) – «Иң гадел Тукай варисы», Алисә Диамантэ (Чаллыдагы 33 нче балалар бакчасыннан) – «Иң зирәк Тукай варисы», Илсылу Нургалиева (Менделеевскидагытагы 8 нче балалар бакчасыннан) – «Иң күркәм Тукай варисы» номинацияләрендә җиңү яулап, «Тукай варисы – 2021» титулына ия булдылар.
 
Нурзия МИРХАЗОВА,

«Без – Тукай варислары» бәйгесенең идея авторы,

Татарстанның атказанган укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ