Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада «Милләт кызы» бәйгесе үтәчәк

Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты Татарстан халыклары ассамблеясының Түбән Кама филиалы һәм мәдәният идарәсе ярдәме белән «Милләт кызы» дип аталган конкурс үтәчәк.Конкурста үз халкының телен һәм гор...

Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты Татарстан халыклары ассамблеясының Түбән Кама филиалы һәм мәдәният идарәсе ярдәме белән «Милләт кызы» дип аталган конкурс үтәчәк.
Конкурста үз халкының телен һәм гореф-гадәтләрен яхшы белгән 15 –20 яшьлек кызлар катнаша ала. Гаризалар 22 февральгә кадәр кабул ителә. Анкетаны түбәндәге электрон почтага җибәрергә мөмкин: ddn-metod@mail.ru ( «Милләт кызы» дигән тамга белән).
Конкурста катнашучылар түбәндәге биремнәр аша көч сынашачак:
«Мин – үз халкымның кызы!» Чыгышта үз  халкыңның тарихы, үзенчәлеге, гореф-гадәтләре, туган телне белү, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм дәвамчанлык чагылдыру сорала.
«Талантлар бәйгесе». Җыр-бию, нәфис сүз, миниатюра -   башкару осталыгының теләсә кайсы жанрында (җыр-бию, нәфис сүз, миниатюра)   чыгыш ясарга кирәк.
«Этно» стилендә. Катнашучыга  милли элементлар кулланып, яшьләр өчен үзе теккән костюм яки халык традицияләрен заманча дәвам итүне күздә тоткан аксессуар тәкъдим итәргә кирәк булачак.
«Минем Түбән Камам». Биремдә катнашучыларга Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган викторина сорауларына җавап бирергә кирәк.
Чара Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар пр., 74б) 15.00 сәгатьтә башлана.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА,

Түбән Кама рәсми сайты материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ