«Түт лин, чәй пи»

 Бу кытай сүзләре түгел. Бу – тарихи сүзләр… Элекке вакытларда, дөресрәге 1970 еллардан башлап, күп кенә авыл балалары 5 сыйныфка инде Нырты совхозына укырга килә иделәр. Кукмара, Мамадыш, Саба районнары авылларыннан килгән балалар интернатта һәм танышларында, туганнарында фатирларда торып укыдылар. Мәктәптә уку ике сменалы иде. Меңләгән баласы булса да, нишләптер мәктәпнең ашханәсе юк иде. Озын тәнәфесләрдә балалар, өйдән алып килгән сөтле чәйләрен, май яккан ипиләрен парта өстенә куеп, тәмләп кенә ашап утыру ул инде үзенә күрә бер ритуалга әйләнгән иде…

 

Сентябрь башлары булгандыр инде, безнең әле Ятмас–Дусайдан, яңа гына мәктәпкә килеп укый башлаган вакытлар… Тәнәфес башлануга, өлкәнрәк   малайлары мәктәпнең озын коридоры буйлап чабып, иң түрдәге кечкенә генә бер бүлмәгә кереп тә тулдылар. Бездә кызыксынып монда юнәлдек. Бүлмә янында халык сабантуйдагы кебек гөж килә. Безнең ише «вак – төяк» 5 сыйныф» малайлары монда тиз генә керә дә алмый икән әле… Шулай да без бу бүлмәнең «буфет» икәнен һәм анда чәй биргәннәрен белдек. Бу бүлмәгә керү теләге бик көчле иде һәм ул безнең геннарга язып та куелды, чөнки бу бүлмәдән тәмле ис килә. Без икенче сменада укыйбыз. Шулай бер көнне беренче сменаның озын тәнәфесе беткәнен көтеп тордык та, кешеләр азайгач, бу бүлмәгә курка–курка гына аяк бастык. Әле моңа кадәр мондый бүлмә күргән юк иде. Монда өстәлләр, урындыклар бар икән. Стенадагы киштәдә печенье, прәннек, конфетлар һәм әллә нинди тәмле әйберләр тезелеп тора. Шул киштә кырыенда бер апа малайларга чәй, ипи, прәннекләр бирә икән. Ләкин аңа акча бирергә кирәк һәм үзеңә кирәкле әйберләрнең исемен әйтергә тиеш инде син. Менә шушы процедураларны төгәл башкарсаң, синнән дә бәхетле кеше юк. Өстәл янына кунаклыйсың да дөньяңны онытып чәй чөмерәсең. Карыйм, өлкәнрәк малайлар теге апа янына киләләр дә, вак акчаларын сузып: «Түт лин, чәй пи» – дип әйтәләр. Ул аларга ашау әйберләрен бирә. Менә хикмәт нәрсәдә икән! Миндә чират буенча барып җиттем дә, теге апага әни биргән биш тиенне сузып, барлык батырлыгымны җыеп: «Түт лин, чәй пи», – дип эндәштем. Бу апа миңа бер стакан чәй, бер телем кара ипи һәм 3 тиен акчаны кире кайтарып бирде. Бусы «сдача» дип атала икән. Ярый, шулай итеп, беренче сынауны уңышлы уздым. Тора – бара, әкренләп буфетка ияләштек. Ләкин буфеттагы апага әйтә торган теге серле сүзләрнең мәгънәсен мин бераз вакыттан соң гына аңладым. Буфетчы апаның исеме Лена икән. Аны мәктәптәге бөтен кешедә яратып, үз итеп: «Тётя Лена» – дип дәшә, ә менә «чәй пи» дигән сүзләр ул «чәй, ипи» дигән сүзләр икән. Буфет кечкенә, балалар күп, шуңа күрә күбесе ашыгып эндәшә һәм бу сүзләр ерактан тыңлап торган, Ятмас–Дусайдан яңа гына килеп укый башлаган кечкенә татар малаена: «Түт лин, чәй пи» – булып ишетелгәндер инде…

 Безнең бу мәктәбебез юк инде, янәшәдә генә яңа мәктәп балкып утыра. Тик менә шушы иске мәктәбебезнең нигезе яныннан узганда колагыма балаларның шау – гөр килгән тавышлары һәм шул тавышлар эченнән кечкенә генә малайның: «Түт лин, чәй пи» – дигән тавышы да ишетелгән кебек була. Рәхмәт сиңа, мәктәбем, рәхмәт сезгә, минем хөрмәтле укытучыларым! Соңга калып булса да, сезнең алда баш иям!

                                                                                                                     

                                                                                    Расил НӘБИЕВ
                                                                                          пенсионер укытучы, хезмәт ветераны

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.