Табигать зар елый

Раилә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Максат:

– укучыларны халыкара табигать көннәре белән таныштыру, табигатьнең кеше тормышындагы әһәмияте,  аны саклау юллары турында күзаллау булдыру;

балаларның фикерләү сәләтен һәм сәнгатьле сөйләмен үстерү;

табигый ресурсларга сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: балалар рәсемнәреннән, табигый материаллардан балалар һәм әти- әниләр ясаган предметлардан күргәзмә. Укучыларга костюмнар, ноутбук, буяу, пумала, бүләкләр.

Сыйныф сәгате барышы

(Музыка астында залга саескан киемендә укучы керә һәм әле уң яккарак, әле сул яккарак барып сөрән сала: «Игътибар! Игътибар! Тыңлагыз! Тыңлагыз! Ишетмичә калмагыз! Ишетмәдек димәгез! Бүген нәкъ менә шушында «Табигать зар елый…» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелә. Чөнки кешене тудырган, тамагын туендырган, суларга һава, эчәргә су, эсседә күләгә, салкында кар юрган биргән табигать бүген ярдәмгә мохтаҗ».)

Алдан әзерләнгән укучы (Энҗе Авзалованың «Бу гүзәллек яшәрме?» шигырен сөйли).

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән? 

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән? 

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Укытучы. Менә ишетәсезме, укучылар? Ел саен бөтен кешелек дөньясы табигатьне саклауга багышланган халыкара көннәрне билгеләп уза.

21 март – Су көне

1 апрель – Кошлар көне

22 апрель – Җир көне

5 июнь – Әйләнә-тирәне саклау көне

27 сентябрь – Диңгез көне

4 октябрь –Хайваннарны саклау көне

Шундый көннәр нинди максаттан чыгып билгеләп үтелә дип уйлыйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Әйдәгез, күмәкләп бер җырлы-биюле уен уйнап алыйк. («Чума үрдәк, чума каз» дигән уен уйнала.)

Чума үрдәк, чума каз,  

Тирән күлне ярата, ярата.  

Илсаф үзенә иптәш эзли,  

Камиләне ярата ул, ярата.

(Уен шулай дәвам итә)

Ә хәзер, ике командага бүленеп,  сезнең «Әйләнә-тирә дөнья» дәресләрендә алган белемнәрегезне тикшереп карыйк.

1 нче конкурсыбыз «Тапкырга – табышмак» дип атала.

Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай)

Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк.

Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил)

Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык)

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)

Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым. (Кар) 

Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)

Ипи түгел,

Су түгел,

Авыр түгел,

Аз түгел,

Ансыз яшәү

Мөмкин түгел. (Һава)

Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә. (Җир)

Укытучы. Җирнең моделе дип нәрсәгә әйтәләр? Әйе, глобус. Әйдәгез, игътибар белән глобуска карыйк әле. Ул нинди төсләргә буялган? Нинди төс өстенлекне ала? Зәңгәр төс нәрсәне аңлата? Сулыклар шулкадәр күп булса да, кешелек борчыла, ни өчен?

Алдан әзерләнгән укучы. Диңгез һәм океан сулары тозлы, эчәргә яраксыз. Елгалар елдан-ел саега, сулары пычрана. Кешеләр эчә торган су төче һәм чиста булырга тиеш. Җир шарындагы суларның 97 проценты – тозлы, бары тик 3 проценты кына төче су. Әле ул суның ботенесен куллана алмыйбыз, чөнки аның күпчелеге боз хәлендә. Эчә торган су запаслары артмый, ә куллану арта.

Укытучы.

Җир ул – иң беренче терәк.

Кеше башлап аягына басканда.

Җир ул – шундый мәйдан –

Киерә анда кеше күкрәк.

Газаплар күрә, сөя, көлә,

Эшли, көрәшә, әйләнә иргә.

Бөтен тамырлары белән

Бәйләнгән кеше җиргә!

– Шигырьдән нәрсә аңладыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.) Әйе, замана кешесе безне әйләндереп алган тирәлекне саклауның әһәмиятен аңлап бетерми, күрәсең. Планета авырырга мөмкин,чөнки анда күп кенә экологик проблемалар туды. Шулай пычратуын дәвам итсә, кеше үзе утырган ботакны чабуын сизми дә калыр мөгаен.

2 нче конкурс – «Сүзне табарга кирәк» дип атала.

  1. Каурый-канат, томшык, койрык. (Кош)
  2. Тәне төк белән капланган, колаклары, дүрт аягы бар, күзләре алга карап тора, балаларын сөт имезеп туендыра. (Җәнлек)
  3. Төче сулы иң зур күл. (Байкал)
  4. Кайсы җан иясенең колаклары аякларында? (Чикерткә)
  5. Кайсы кош үзенең әнисен белми? (Күке)
  6. Җирнең үсемлекләр үсә торган өске катламы ничек дип атала? (Туфрак)
  7. Кайсы җәнлек алманы аркасы белән җыя? (Керпе)
  8. Нинди агачның кәүсәсе ак? (Каен)
  9. Үрмәкүчнең ничә аягы бар? (8)
  10. Сукыр кеше дә капшап таный ала торган үсемлек. (Кычыткан)

(Медуза булып киенгән укучы керә.)

Медуза. Исәнмесез, нәни дусларым! Сезнең янга мине зур борчу китерде: океанны пычранудан ничек сакларга? 1969 елда күренекле сәяхәтче Тур Хейердал үзенең дуслары белән папирус көймәдә сәяхәткә чыга. Аларның юлы Атлантик океан аша уза.Океанда күргәннәр аларны хәйран калдыра. Хейердал болай дип яза: «Без су өстендә йөзеп йөргән пластик савытларны, нейлон әйберләрне, буш шешәләрне, консерв банкаларын күрдек. Ләкин иң борчыганы мазут булды… Офыкка кадәр су өстен төрле зурлыктагы кара мазут таплары каплаган». Бу сәяхәттән соң күпме вакыт узды, ләкин океанның пычрануы гына кимемәде, ә бәлки артты гына. Суның пычрануыннан океанда яшәүче тереклек ияләре интегә.

3 нче конкурска бирем медузадан. Чиратлап океан һәм диңгез исемнәрен әйтергә.

(Мәсәлән, Төньяк Боз океаны, Тын океан, Атлантик океан, Һинд океаны, Балтыйк диңгезе, Чукот диңгезе, Норвегия, Баренц, Кызыл диңгез, Охот, Лаптевлар, Кариб, Каспий, Кара диңгез, Азов диңгезе, Көнчыгыш Себер диңгезе, Ак диңгез, Карское, Гренланд диңгезе…)

(Аю булып киенгән укучы керә.)

Аю. Саулармы сез, дусларым! Бер сорауга җавап таба алмый интегеп, сезнең янга килдем: тропик урманнарны ничек коткарырга? Эссе илләрдә тропик урманнар – джунглилар  юкка чыга. Бу урманнар – табигатьнең искиткеч матур урыннарыннан берсе. Биредә Җир йөзендәге барлык үсемлек, хайван, гөмбә төрләренең 2/3 се тереклек итә. Джунглиның гөрләп үскән үсемлекләр дөньясы һавага бик күп кислород бүлеп чыгара. Шушы урманнарны безнең планетабызның үпкәсе, диләр.

Тик кешеләр бу урманнарны агачы өчен, юллар төзү һәм төзелеш мәйданнары булдыру өчен кисәләр. Джунглиларда һәр көн пычкыдан 5 млн. агач ава! Күпме хайван яшәү урынын һәм азыгын югалта…

Тропик урманнарны саклап калу өчен, сезнеңчә, нәрсә эшләргә кирәк?

Аюдан конкурс. «Кешеләр, табигатьне саклыйк!» дигән темага плакат ясарга (әзер материаллар арасыннан тиешлесен, темага туры килгәнен сайлап алырга).

(Чүпкә баткан Яз кызы керә, елый.)

Яз кызы. Бу чүптән ничек котылырга? Һәр гаиләдә көн саен нәрсә дә булса ташлыйлар. Зур шәһәрдә яшәүче һәр кешегә елына бер тонна чүп-чар туры килә! Бер илдә санап караганнар һәм, әгәр еллык чүп-чарны бер тауга өйсәң, аны түгү өчен 3 млн. га якын йөк машинасы кирәк булачагын белгәннәр.

Менә Швециядә көнкүреш чүбен шулхәтле яхшы эшкәртәләр, хәзер анда чүп беткән, һәм алар башка илләрдән эшкәртер өчен чүп кертәләр.

Яз кызыннан конкурс – «Чүп-чарны арала»

(Төрле чүп-чар таратып салына, укучылар аларның нинди материалдан булуына карап тартмаларга төркемләп салырга тиеш булалар.)

Укытучы. Хәзер конкурс нәтиҗәләре белән танышып, йомгак ясап китик. Бүгенге сыйныф сәгатеннән сез үзегез өчен нинди дә булса гыйбрәт алдыгызмы? (Актив катнашучы укучыларга бүләкләр  тапшырыла.)

Укытучы. Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә генә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә. Бу – табигый. Чөнки без – табигать балалары. Ә табигать – безнең яшәү урыныбыз. Шуңа күрә без аның белән дөрес тигезлектә, тәңгәллектә яшәргә тиеш. Һәр гамәлебезне акыл белән башкарып, табигатьтән аңлы, рациональ файдаланганда гына без җиребезнең матурлыгын, табигатьне саклап кала алабыз.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.