Логотип Магариф уку
Цитата:

Тамашачылар көрәштән канәгать

Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган татарча көрәш  ярышы 18 март, җомга  иртәсендә башланып китеп, шимбә, 19 март көнне көндезге 14 сәгатьтә генә тәмамланды. 40...

Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган татарча көрәш  ярышы 18 март, җомга  иртәсендә башланып китеп, шимбә, 19 март көнне көндезге 14 сәгатьтә генә тәмамланды. 400 гә якын көрәшче бил алышып бетерергә хәйран вакыт кирәк иде шул. 
Аның призлы урыннар өчен бил алыша, төннарны кысып ала   торган иң кызган өлеше шимбә көн үтте. 60 кг.нан алып, 130 кг.нан югарырак авырлыктагы көрәш осталары үз үлчәүләрендәге  бүләкле урыннарны яулау өчен мәйданга чыкты.  60 кг. авырлыкта беренче урынны  Кукмара егете Илсур Гыймадетдинов яуласа, 130 кг. нан артык авырлыктагы  баһадирлар арасында барган бәйгедә призлы урынга Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов лаек булды.
Җиңүчеләргә батырлыкларына тиң бүләкләр тапшырылды. Соңыннан тамашачылар арасында беренче тапкыр көрәш федерациясе оештырган лоторея билетлары уйнатылды.  Тамашачылар өйләренә көрәш рухы алып таралышты.
                                                        Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ