Арчада “Тамчы шоу” интеллектуаль уены

  Кәче төп гомуми белем мәктәбендә бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган районкүләм “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үтте.  Уенда Иске Чүриле һәм Арчаның 7 нче номерлы мәктәбе командалары катнашты.     Уен 4 турдан  торды.  Беренче тур “Батыр берне, белемле меңне егар” дип аталды. Бу турда катнашучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча 10 сорауга җавап бирделәр. “Габдулла Тукай әсәрләре буйлап..”  дип исемләнгән икенче турда командалар өйдә әзерләп килгән чыгышларын тәкъдим иттеләр: Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Өченче турда укучылар  Г.Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне карап, исемнәрен атадылар. Дүртенче тур ике өлештән торды. Бу тур биремнәре  укучыларның  грамоталылыгын  тикшерүгә, тел гыйлеменең төрле бүлекләре буенча белемнәрен ачыклауга төзелгән иде. Соңгы турда капитаннар көч сынашты. Аларга “Тиз җавап” биреме тәкъдим ителде.

    Уен кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Тәнәфесләрдә яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр  барыбызның да кәефен күтәрде, катнашучыларга көч, куәт  бирде.

   Жюри рәисе – Арча районы мәгариф бүлеге методисты — Мостафина Энҗе Габдуллатҗановна  бәйгедә катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр  тапшырды. Ул укучыларның уенга зур әзерлек белән килүләре,  Г.Тукай иҗатын яхшы белүләре турында үз фикерләрен әйтте. Киләчәктә дә туган телебезне саклап, тагын да тирәнтен өйрәнеп, татар милләтенең лаеклы дәвамчылары  булуларын теләде.  Ике команда да уңышлы чыгыш ясады. 

Уенда катнашкан һәр команда Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең  дипломы, ә укучылар Г.Тукайның китаплары белән бүләкләнде.

   В МБОУ “Качелинская ООШ”  прошла районная интеллектуальная игра “Тамчы-шоу”, посвященная творчеству великого поэта Г. Тукая. В игре приняли участие команды Старочурилинской СОШ и  Арской СОШ  № 7. Игра состояла из 4 туров. В первом туре участники  ответили на 10 вопросов о жизни и творчестве Г. Тукая. Во втором туре команды представили свои домашние задания: исполнили песни на слова Г. Тукая, инсценировали  его произведения. В третьем туре учащиеся посмотрели иллюстрации к произведениям Г. Тукая и назвали их имена. Четвертый тур состоял из двух частей. Задания этого тура были построены на проверку грамотности учащихся, выявления знаний по различным разделам языкознания. В последнем туре боролись капитаны. Им было предложено задание  “Быстрый ответ”

   Игра получилась интересной и увлекательной. Звучавшие в перерывах красивые песни, зажигательные танцы поднимали всем настроение, придавали сил и энергии участникам.

 Председатель жюри-методист отдела образования Арского района -Мустафина Эндже Габдуллатзяновна вручила участникам конкурса дипломы и памятные подарки. Она высказала свое мнение о том, что учащиеся добросовестно подготовились , хорошо  знают творчество Г. Тукая.  Команды-участники игры награждены Дипломами МУ “Управление образования” Арского района, а учащиеся получили в подарок сборники стихов Г.Тукая.

Энҗе Мостафина

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.