Тамчы тама – ташны тишә

Элмә такталарда, урам исемнәрендә, русча варианты булып та, атамаларның татарча язылмау очраклары күңелгә тия. Бигрәк тә  милләтебезнең йөз аклыгы булган, атаклы шәхесләребез турында сүз барганда мондый хәлне аңлавы кыен.

Татарстан Республикасының телләр турындагы законында бу җәһәттә ике дәүләт теленең – татар һәм рус телләренең бертигез хокуклы булуы әйтелә. Әлбәттә, мондый очракларда җәмәгатьчелек битараф булмаска, әлеге хилафлыкларны төзәтү зарурлыгын хакимиятләргә искәртеп торырга тиеш. Өстәгеләр колак салмый калмый. Әлеге уңайдан актив хәбәрчебез Рания Садыйкованың хаты гыйбрәтле.

“Кама Тамагында якташыбыз, милләтпәрвәр Туфан ага Миңнуллин исемен йөрткән ял һәм мәдәният паркы бары тик рус телендәге язу белән белдерелгән. Күренекле татар композиторы Сара Садыйкова исемендәге урам язылышының туган телдәге версиясе “С. Садыкова” урамы булуы гаҗәпләндерә”, – дип яза ул. Менә бит чарасын күргәннәр (мөгаен, хакимиятләргә башка мөрәҗәгать итүчеләр дә булгандыр дип уйлыйк). Хакимиятләр авторга, хатаны төзәтербез, дип җавап юллаганнар. Кама Тамагы районына, журнал укучыларыбызга шылтыратып, чынлап та, хаталар төзәтелдеме, дип белештек. Әйе, хилафлык төзәтелгән, дип укучыларыбыз әлеге атамаларның фотосурәтләрен юллады.

Дөрес, әле бер хилафлык кала бирә. “Яр буендагы причал янында зур хәрефләр белән “Камское Устье» дип язылган. Шуның белән беррәттән “Кама Тамагы” язылышының булмавы аптырашта калдыра”, – дип, бик тә урынлы борчыла Р. Садыйкова. “Бу эш зур чыгымнар сорый. Район бюджетында андый чыгымнар каралмау сәбәпле, бу эшне башкарып чыгу өчен иганәчеләр эзлибез”, – дип җаваплаган бу уңайдан район хакимиятләре. Иганәчеләр кайчан табылыр?

Рәшит МИНҺАҖ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.