Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбия – укыту-белем бирүнең нигезе

Гади генә мисалдан башлыйк әле. Әгәр теге яки бу бинаны эшләгән вакытта аның фундамент өлешен дөрес итеп салмасаң, ул бина озак яшәми, ишелә. Ягъни төзелгән бинаны саклап калу өчен реставрация эшләре...

Гади генә мисалдан башлыйк әле. Әгәр теге яки бу бинаны эшләгән вакытта аның фундамент өлешен дөрес итеп салмасаң, ул бина озак яшәми, ишелә. Ягъни төзелгән бинаны саклап калу өчен реставрация эшләре башлыйлар, тышкы яктан аны төрле буяулар белән матурлыйлар. Хәлбуки бинаның нигезе ныклы булмау сәбәпле, ул озак тора алмый, тиз арада җимерелә бара. Нәкъ шуның шикелле, мәктәпләрдә дә тәртип, укыту эшен җайга салырга тырышалар, тик нәтиҗәсе генә күренми.
Киләчәктә мәктәптә, гомумән, укытучылар калмаска да мөмкин, чөнки сугыш фронтыннан килгән хәбәрләр шикелле берсеннән-берсе хәвефлерәк хәбәрләр килеп кенә тора. Әйтик, Пермь краенда 6 нчы сыйныйф укучысы, мәктәпкә мылтык алып килеп, ату оештырган. Кайсы укытучының үләсе килсен соң? Хәзерге вакытта иң куркыныч профессия укытучы профессиясе булып калды. Без, совет чорында тәрбияләнгән укытучылар, тәрбиячеләр, моны күз алдына да китерә алмый идек. Элек вакыт мәктәптә психологның «п» хәрефе дә юк иде, аның каравы мәктәптә тәртип бар иде. Укытучы-тәрбияче буларак безнең үз дәрәҗәбез бар иде. Безне хөрмәт иттеләр, олыладылар, яраттылар. Чөнки тәрбия-укыту системасының нигезе бөтенләй башка булды – ул бары тик тәрбиядән башлана иде. Чөнки җәмгыятьнең үз нигез ташы тәрбиягә барып тоташа. Тәрбиядән башка җәмгыять үзеннән-үзе юкка чыга.
Беренчедән, бу афәт тиз генә бетмәячәк. Чөнки Россия Федерациясенең ил күләмендәге тәрбия-укыту системасы төзек түгел. Шуны җайламыйча, тамырдан үзгәртмичә, бу фаҗигаләр тукталмаячак. Россиянең, Көнбатыштан һәм Көнчыгыштан аермалы буларак, үзенә генә хас тәрбия-укыту системасы булырга тиеш.
Икенчедән, укытучының абруе калмады. Аны күтәрмичә, мәктәп үз хәленә кайтмаячак. Бала – бала булып, укытучы укытучы булып калырга тиеш. Бала укытучыдан өстен булган вакытта, мәктәпкә укытучының кирәге калмый.
Өченчедән, укытучының абруе төшүгә, әти-әниләр үзләре үк гаепле. Укытучы – үз урынында, ә әти-әни үз урынында булган вакытта гына укыту-тәрбия эше алга китәчәк. Укытучы үзенең профессиональ эше өчен җавап бирә, ул – дәүләт тарафыннан балаларга белем һәм тәрбия бирергә куелган шәхес. Әти-әни бары тик үз гаиләсендә, үз балаларына тәрбия бирсен, мәктәп эше – укытучы эше. 
Дүртенчедән, тәрбия эшен беренче планга куеп, укыту эшен икенче планга кую кирәк. Тәрбия укыту-белем бирүнең нигезе булып калырга тиеш. Тәрбия ул – бик матур чәчәк, ә аның таҗ яфракчыклары, сабагы һәм яфраклары укыту-белем бирү өлкәсе генә. Мылтыксыз мәктәп бары тик шул вакытта гына формалаша.
Бишенчедән, укытучының эше дәрес планы төзүдән артмасын иде. Калган кәгазь боткасы тәрбия-укыту эшенә бары тик комачаулык тудыра. Укытучының тәрбия-укыту эшенә вакыты да калмый.
Алтынчыдан, укытучылар, аерым, дәүләт педагогика институтында белем һәм тәрбия алмаган очракта, төпле белемле, нигезле белгечләр булып чыга алмый. Элек-электән университет булачак галимнәр әзерләү учагы булды. Ул шулай булып калырга да тиеш. Педагогика институты – бары тик укытучы-тәрбияче профессиясе әзерләргә бурычлы җиһан.
Җиденчедән, Интернет ресурслары ату коралын сайтларда рекламалыйлар, укучы балалар, яшьләр Интернет челтәрендә ничек итеп атарга, ничек итеп шартлатырга, нинди ысуллар белән кешене үтереп булуын өйрәнеп үсә. Ә бит моны дәүләт күләмендә чикләп була.  
Боларның барысы да – тормыш таләпләре. Алда санап кителгән тәрбия-укытуга кагылышлы тормыш таләпләре үтәлмәгән очракта, И.А.Крыловның «Аккош, чуртан һәм кысла» мәсәлендәге шикелле, «арба йөге» бары тик үз урынында калачак. 
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
Россиянең табигать фәннәре академиясе академигы,
педагогика фәннәре докторы, профессор,
Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ