Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбияче онытып калдырган малай турында мәгълүматны прокуратура тикшерә

Яр Чаллы прокуратурасы салкында тәрбияче тарафыннан онытылып калган бала турындагы мәгълүматны  тикшерәчәк. Әлеге вакыйга турында социаль челтәрләрдә язып чыкканнар иде.   Әлеге хәл Чаллыдагы 7 нче са...

Яр Чаллы прокуратурасы салкында тәрбияче тарафыннан онытылып калган бала турындагы мәгълүматны  тикшерәчәк. Әлеге вакыйга турында социаль челтәрләрдә язып чыкканнар иде.   

Әлеге хәл Чаллыдагы 7 нче санлы «Миләшкәй» балалар бакчасында 24 гыйнварда була. 6 яшьлек малай төркем белән урамга чыга. Әмма кире бакчага керми, ә урамда кала. Аның турыда тәрбияче дә оныта, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә. Сабыйны балалар бакчасы янәшәсеннән үтеп баручы ир-ат күреп ала һәм бинага кертеп куя.


«Әлеге хәбәр буенча хезмәт тикшерүе уздырылды. Көндез урамга чыккач, зурлар төркемендәге малай тау шуарга теләп, аның артында качып калган. Видеокамера язмалары каралды. Балалар бина эченә кереп киткәннән соң, бала 5 минут тирәсе урамда торган», - дип белдергән Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Белем бирү һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов.
Тәрбияче хезмәт вазифаларын намуссыз башкарган өчен дисциплинар җәзага тартылачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ