Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарих укытучыларын I Бөтендөнья конгрессы көтә

2021 елның октябрендә Мәскәүдә тарих мәктәп укытучыларының I Бөтендөнья конгрессы узачак.«Тарих – милли тиңдәшлекне формалаштыруда мөһим роль уйный, яшь буын тарихи процессларны белергә һәм аңларга ти...

2021 елның октябрендә Мәскәүдә тарих мәктәп укытучыларының I Бөтендөнья конгрессы узачак.
«Тарих – милли тиңдәшлекне формалаштыруда мөһим роль уйный, яшь буын тарихи процессларны белергә һәм аңларга тиеш. Мәктәптә тарих укыту – гражданлык һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең төп инструментларының берсе. Безнең ил тарихы курсын бердәм аңлау бар, һәм Россия - илебез, дөнья тарихы сыйфатлы һәм тулы укытыла торган  илләрнең берсе. Тарих буенча БДИда тарихи әсәр бар. Ә ул тарихи белемнәрне бәяләүнең мөһим компоненты булып тора. Чөнки аны язганда билгеле бер вакыйгаларның бер - берсе белән бәйләнешен аңлау мөһим», – диде Сергей Кравцов.
Оештыру комитеты рәисе, Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты фәнни җитәкчесе Александр Чубарьян ассызыклаганча, конгрессны уздыру идеясе безнең илдә дә, чит илдә дә тарих укытуның сыйфаты турындагы актив дискуссияләргә бәйле рәвештә узган ел барлыкка килде.
Тарих укытучыларының I Бөтендөнья конгрессы Мәскәүдә 2021 елның 4 октябреннән 7 октябренә кадәр барачак. Конгресста Европа, Азия, Африка, Австралия, Төньяк һәм Көньяк Америка илләреннән 700 дән артык педагог катнашыр дип көтелә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ