Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тархан – 2021» бәйгесендә җиңүчеләр КФУда бушлай укыячак

ТР Мәдәният министрлыгы КФУ халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә «Тархан - 2021»  тарихи-мәдәни конкурсын  башлап җибәрә. Конкурста җиңүчеләргә КФУ да бушлай уку мөмкинлеге бирелә....

ТР Мәдәният министрлыгы КФУ халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә «Тархан - 2021»  тарихи-мәдәни конкурсын  башлап җибәрә. Конкурста җиңүчеләргә КФУ да бушлай уку мөмкинлеге бирелә.
Әлеге проект беренче тапкыр үткәрелә. Ул өлкән сыйныф укучыларында Татарстан һәм төрки халыклар тарихы,  мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру, шулай ук республиканың китап мирасын популярлаштыру максаты белән оештырыла. Бу хакта «Татар-информ» узган матбугат очрашуында әйтелде.
«Тархан» конкурсында  Россиянең барлык шәһәрләреннән 10 –11 сыйныф укучылары, урта белем бирү оешмалары студентлары гына түгел, ерак чит ил абитуриентлары да  катнаша ала. Катнашу өчен 2021 елның 31 декабренә кадәр univer.tatar.tarhan. сайтында теркәлергә кирәк.
Тарих фәннәре докторы, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, бу проект иң сәләтле, кызыксынучан яшьләрне сайлап алырга мөмкинлек бирә. Алар тарих юнәлеше буенча льготалы шартларда, ягъни бушлай, Казан федераль университетына максатчан урыннарга укырга керә алачак.  Алга таба юнәлешләр артачак һәм,  әлеге максатчан урыннар Татарстан бюджетыннан түләнәчәк.
«Бу конкурсның оештыру максатын билгеләгәндә, без аны бер генә тапкыр узарлык итеп түгел, ә алдагы елларда да сәләтен күрсәтергә теләкләре булган яшьләрнең  Казан дәүләт университетында юлларын дәвам иттерергә  мөмкинлек тудыру нияте белән оештырабыз», – диде КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасының югары мәктәбе деканы Айрат Ситдиков.
Бәйгенең киләчәге зур булачагына өмет бар, диде оештыручылар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ