Логотип Магариф уку
Цитата:

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Могҗизалар кыры»

26 сентябрьдә Татарстан делегациясе Мәскәүдә «Могҗизалар кыры» («Поле чудес») у тапшыруын төшерүдә катнашты. Мәшһүр алып баручы Леонид Якубович җитәкләгән атаклы телевизтон тапшыруның ТАССРның төзелүе...

26 сентябрьдә Татарстан делегациясе Мәскәүдә «Могҗизалар кыры» («Поле чудес») у тапшыруын төшерүдә катнашты. Мәшһүр алып баручы Леонид Якубович җитәкләгән атаклы телевизтон тапшыруның ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышланган махсус чыгарылышы 16 октябрьдә, 1нче үзәк каналда, гадәттәге вакытында - 19 сәгать 40 минутта эфирга чыгачак. Әлеге тантана уңаеннан, «Могҗизалар кыры» студиясе сәхнәсенә «ТАССР 1920 – 2020» дип язылган тематик баннерлар эленгән, ул башкалабаз Казанның истәлекле урыннарыннан булган Кол Шәриф мәчете һәм Сөембикә манарасы сурәтләнгән милли символлар белән бизәлгән. Әйләнүче барабан татар халкының кунакчылыгын, юмартлыгын һәм этник төрлелеген чагылдырган милли ризыклар һәм истәлекле бүләкләр белән тулган диләр.
Инстаграм челтәре хәбәр итүенчә, “Могҗизалар кыры” тапшыруында катнашучылар чын бәйрәм тамашасы оештырганнар. Әйтик, Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният сарае директоры Валерий Саматов белән ансамбль җырчысы Людмила Кувшинова милли киемнәрдә музыкаль номер белән чыгыш ясаячак. Барабан янында уйнаучылар төркемендә Буа районы мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Гыймранов җитәкләгән «өчлек» тә булачак икән. Программада шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның катнашуы көтелә.
Безгә шушы тамашаның телевизор экраннарына чыгасы 16нчы октябрь кичен генә көтәсе калды. Онытмый бу көнне!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ