ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ИМТИХАНЫ: СТРУКТУРАСЫ, ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ ҺӘМ МЕТОДИК КИҢӘШЛӘР

Бердәм дәүләт имтиханы – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Аның уку-укыту процессына килеп керүе белем бирү системасындагы үзгәреш-яңарыш, яңа технологияләрнең уку-укыту процессына ныклап үтеп керүе белән тыгыз бәйләнештә тора. Татар әдәбиятыннан имтиханның Бердәм республика имтиханы форматында уздырыла башлавы гомуми урта белем бирүче мәктәп, гимназия, лицейларда әлеге предметны яңа статуска күтәрергә ярдәм итә, чыгарылыш сыйныф укучыларының татар әдәбиятыннан белемен бәяләү мөмкинлеген бирә һәм  уку-укыту барышын яңача оештыруга этәрә.

Татар әдәбиятыннан 2021  елгы БРИның төзелеше, нигездә, моңа кадәрге  структурага тәңгәл. Аның нигезендә татар әдәбиятыннан КИМнар төзүнең  берничә еллык, эффектив тәҗрибәсе ята.

Татар әдәбиятыннан БРИ биремнәрен төзү барышында берничә принцип, критерий алга куела. Имтихан материалы, структурасы, эчтәлеге әлеге предметның үзенчәлегенә, мәктәптә әдәбиятны укыту тәҗрибәсенә нигезләнә. Икенчедән, сораулык аерым әдәби фактларны гына билгеләүгә кайтып калмыйча, татар әдәбиятыннан алган белемнәрне комплекслы тикшерүгә йөз тота. Өченчедән, уку-укыту программаларындагы аерымлыклар Бердәм республика имтиханы өчен биремнәрнең ике юнәлештә  – туган (татар) телдә белем бирү мәктәпләрендә укучылар һәм рус телендә белем бирү мәктәпләренең татар укучылары өчен аерым әзерләнүен таләп итә. Имтихан эшенең эчтәлеге һәм төзелеше укучының  әдәбияттан  алган белемнәрен; әдәби текстка төр һәм жанр үзенчәлекләреннән чыгып анализ ясый белүен; әдәби әсәрнең темасын, идеясен, автор  позициясен, ул күтәргән проблемаларны, әдәби әсәрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен, әсәрдә кулланылган тел-сурәтләү чараларын дөрес билгели алуын; геройга характеристика бирү сәләтен, дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле,  гадидән  катлаулыга  таба анализ ясала: өзектә күтәрелгән проблемадан һәм әсәрдә автор әйтергә теләгән фикердән аларны сәнгатьчә гәүдәләндерү чараларын ачыклауга; шулардан чыгып, әдәби процесста  авторның, әсәрнең  урынын билгеләүгә, аның башка әсәрләр белән бәйләнешен  күрсәтүгә, әсәрдә күтәрелгән проблемаларның  башка әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар белән охшашлыгын дәлилләүгә, проблемаларның чишелеше ягыннан аваздаш булуын анализлауга кадәр юл үтелә.

Бердәм республика имтиханы эше укучының белем дәрәҗәсен төрле яклап билгеләүче  өч бүлектән гыйбарәт. Беренче һәм икенче бүлектә мәҗбүри белем бирү эчтәлегендә урын алган эпик (драма) һәм лирик әсәрләргә анализ ясау тәкъдим ителә, әдәби әсәрне эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан тулысынча үзләштерү күздә тотыла. Анализ өчен алынган текстлар әдәбиятның төрле чорларын колачлый: ХIХ йөз әдәбияты – ХХ йөз башы – ХХ йөз (1917  елдан соң) әдәбияты – хәзерге әдәбият. Имтихан эшенә тәкъдим ителгән вариантларның беренче һәм икенче бүлекләрендәге әдәби текстлар, эшнең туплануына карап, әдәби процессның төрле этапларын чагылдыра.

Эпик  (яки драма) әсәрдән  алынган  өзеккә анализ ясау каралган 1 нче бүлектә кыска җавапны таләп иткән 7 (1–7) һәм чикләнгән күләмдәге җавап соралган 2 (8–9) бирем тәкъдим ителә. Кыска җавап соралган биремне үтәү барышында сорауга бер сүз яки сүзтезмә белән җавап бирү күздә тотыла. 4 биремдә укучыга тәңгәллеккә китерү юнәлешендә бирем тәкъдим ителә.

Коры фактларны, күренешләрнең атамаларын яисә теоретик төшенчәләрне билгеләү белән генә чикләнмичә, предметның үзенчәлеген күздә тотып, беренче һәм икенче бүлекләрдәге киңәйтелгән җавап соралган  биремнәр әдәби контекстка юнәлтелә: анализ өчен алынган өзектә күтәрелгән тема-проблемалар ачыклана, аларның  уку дәверендә өйрәнелгән башка әсәрләр белән аваздашлыгы, охшашлыгы билгеләнә, әдәбият дәресләрендә өйрәнелгәннәр башка фәннәрдән  алган белемнәр белән дә бәйләнештә карала. Шул рәвешле,  укучыга үз фикерен җиткерү мөмкинлеге тудырыла.  Мондый биремнәргә җавапта чикләнгән күләмдәге, 5–10 җөмлә ярдәмендә бәйләнешле фикер тупланган текст язу сорала.

2 нче бүлектә укучыга лирик  әсәргә анализ ясау өчен 7 бирем тәкъдим ителә. Аларның  бишесенә (10–14) – кыска, икесенә (15–16) чикләнгән күләмдәге (5–10 җөмлә) җавап язу күздә тотыла. 13 биремдә тәкъдим ителгән 4 яки 5 алымнан әсәрдә кулланылган өчесен сайлап алу таләп ителә. 1 нче һәм 2 нче бүлектә бирелгән 12 (1–7; 10–14) бирем мәктәп программасы материалыннан алына, 4 бирем (8–9; 15–16) өлешчә катлауландырылган бирем дип санала.

Татар әдәбиятыннан имтиханны БРИ форматында оештыру барышында укучының язу, анализлау, үз фикерен җиткерә алу, әдәби тоемлау сәләтен тикшерү, ачыклау максаты  да күз уңында тотыла.  Шуңа мөнәсәбәттә имтихан эшенең соңгы (өченче) бүлегендә билгеләнгән әдәби темага сочинение язу сорала, укучының билгеле бер әдәби әсәр (әсәрләр) турында тупланма фикере, билгеләнгән үзенчәлекне аңлата белү дәрәҗәсе тикшерелә. Бу бирем (17.1, 17.2, 17.3) дәрәҗәсе ягыннан катлаулы бирем дип санала. Укучыларга билгеләнгән әсәрдәге яки әдипләр иҗатындагы аерым үзенчәлекләрне (образлар бирелешен, тема-проблемаларны, алымнарны) ачыклауга йөз тоткан 3 тема тәкъдим ителә. Имтихан эшендә бу сорауларның берсенә генә сочинение формасында киңәйтелгән җавап язу сорала. Сораулар әдәби-тарихи процесстагы төрле чорларны  үз эченә ала. Проблемалы сораулар укучының тормышны танып белү, логик һәм иҗади фикерләү, фикерен дәлилли алу дәрәҗәсен ачарлык итеп куела. Мондый төр эшләрне башкару укучыдан  танып белүдә мөстәкыйльлекне таләп итә, сәнгатьнең бер төре һәм укыту фәне буларак, матур әдәбиятның үзенчәлеген ачарга ярдәм итә. Сочинение язу барышында җавапның төгәллеге, тирәнлеге, мөстәкыйльлеге; әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлау, алар белән эшләү дәрәҗәсе; җавапның, әдәби текстларны кулланып, нигезле, дәлилләнгән булуы; җавапның эзлеклелеге, фикерне җиткерү мөмкинлеге; җавапның әдәби сөйләм нормаларына туры килүе төп критерийлар итеп билгеләнә.

Татар әдәбиятыннан БРИ үткәрү татар әдәбиятын укытуда, балаларның әдәби әсәр белән эшләү барышында проблемаларның да булуын дәлилләде. Бер яктан, ул татар әдәбиятыннан БРИ бирергә теләүче укучылар санына бәйле. Билгеле, аларның аз санда булуы иң беренче чиратта әлеге  имтихан нәтиҗәләренең югары уку йортларына керү барышында исәпкә алынмавына бәйле. Моңа кадәр имтихан биргән укучылар һәм аларның укытучылары – татар әдәбиятын ихластан яратучылар яки үзләренең мөмкинлекләрен сынап караучылар. Шуңа мөнәсәбәттә ассызыклап китү урынлы булыр: татар әдәбиятыннан имтихан тапшырган укучыларның белем дәрәҗәсе шактый югары.

Укучылар күбрәк кыска җавапны таләп иткән биремнәргә җавап язу барышында кыенлык кичерә, түбәнрәк баллар да, нигездә, шушы биремнәргә туры килә. Әдәбият дәресләрендә укучылар әсәрнең эчтәлеген яки әдипнең биографиясен сөйләргә, әдәби әсәрләрне анализларга күнегә, ә бер сүз белән җавап таләп ителгән сораулар аларда кыенлык тудыра. Укучыларның теоретик төшенчәләрне әсәр мисалында табу-аңлату күнекмәсе дә җитәрлек күләмдә түгел. Аларның бер сүз  яки сүзтезмә язу соралган биремнәргә җавап бирә алмавы шуның белән дә аңлатыла. Укучылар авторларның иҗатларын, теге яки бу әсәрне гомуми планда яхшы белсә дә, төгәллек җитми, теге яки бу әдәби күренешнең теоретик атамасын төгәл билгели алмый, димәк, имтиханга әзерләнгәндә, теоретик төшенчәләргә аерым игътибар бирү сорала. Чөнки мондый  биремнәргә бик төгәл җавапны таләп иткән сораулар гына куелырга тиеш, ике төрле уйларга урын калдырыла алмый (җаваплар алдан компьютерга кертеп куела һәм автомат тикшерелә). «Бу герой нинди, аны билгеләүче төп сыйфат, нинди тема, проблема» кебек сораулар бу биремнәргә куела алмый, аларга укучылар төрлечә җавап бирергә мөмкин. Мәсәлән, «бу геройны билгеләүче төп сыйфат» дигән сорауга укучылар «яхшы, әхлаклы, белемле» һ.б. төрле җаваплар бирә ала, бер караганда, алар барысы да дөрес булып чыгарга мөмкин, ә компьютерга шул җавапларның берсе генә кертелә,  һәм компьютер техник яктан шунысын гына дөрес дип саный.  Укучылар киңәйтелгән җавап язу барышында үз фикерен җиткерә, теоретик әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә ала, ә төгәл бер сүз яки сүзтезмә белән җавап язуда кыенлык кичерә. Шуңа да татар әдәбиятыннан бу төр имтиханны сайлап алган укучылар белән мондый күнекмәләрне камилләштерү сорала.    

Киңәйтелгән җавап соралган 8–9, 15–16 биремнәренә җаваплар безне куандыра,  укучылар, кагыйдә буларак, аларда таләп ителгән яки соралган җавапны төгәл, тулы, матур итеп җиткерә ала.

Бердәм республика имтиханында 3 бүлек биремнәре әһәмиятле санала. Биредә татар мәктәбен тәмамлаучылар 200 дән, рус мәктәпләрен тәмамлаучылар 150 сүздән дә ким булмаган инша язарга тиеш. Укучыларда сочинение язу күнекмәсе бар, төрле дәрәҗәдә булса да, алар шәхси фикерләрен җиткерә ала. Шулай да укучыларда әсәргә таянып эшләнгән сочинение, инша язу күнекмәсен камилләштерү мөһим. Алар еш кына зур күләмле инша язу белән мавыга яки үз язмасындагы сүзләрне санап, нәтиҗә чыгарып куя. Ә бу үз чиратында укучының алтын вакытын исраф итүгә һәм күп очракта стиль, фактик, теоретик хаталарның артуына  гына китерә.

Моннан тыш, әдәби әсәрне – текстны яхшы белү таләп ителә. Имтиханга әзерлек барышында кодификатор белән генә эшләү кирәк. Укучыларга алдан расланган әдәбият исемлеге тәкъдим ителә һәм имтихан эшенә бары шушы әсәрләргә нигезләнгән сораулар һәм биремнәр генә кертелә. Шигырь текстлары исә тулысы белән укучының алдында тора, чөнки алар кыскартуларсыз имтихан эшендә урын ала.

Сезнең игътибарга туган телдә белем бирү мәктәпләре укучылары һәм рус телендә белем бирү мәктәпләренең татар укучылары өчен эшләнгән берәр вариантны тәкъдим итәбез.

 

Туган телдә белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен

туган (татар) әдәбиятыннан Бердәм республика имтиханы эше

 

1 НЧЕ БҮЛЕК

Тәкъдим ителгән өзекне укыгыз һәм биремнәргә җавап бирегез.

Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. Миңа һәр йортның капкасы, һәр өйнең ишеге ачык. Ләкин берсенә дә керәсем килми минем. Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм, шунда тизрәк кайтып керер өчен, Берлинга ашыгам. Берлинга мин, илем белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен, чиксез ачу белән барам. Ачуым шулкадәр көчле, сагынуым шундый татлы ки, мин түзмим, җырлап җибәрәм.

Иле ямьсез, суы тәмсез,

Өйгә кайтасым килә! –                                                                              дип җырлыйм мин.

Без мәйданга керәбез. Поляк яшьләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта. Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм. Дусларым, кардәшләрем миннән, сагынасыңмы, дип сорыйлар. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин төенне йота-йота җавап язам:

Телеграмм баганасы – олы юлга маяк ул,

Сагынасыңмы дип сорыйсыз – сагынмаган кая ул!

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп,  мин ачык аңладым: …кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул.

Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.

Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил!

Г.Кутуй.  «Сагыну»

 

Бер сүз яки сүзтезмә белән җавап таләп иткән биремнәргә җавабыгызны регистрация һәм җаваплар бланкының беренче битенә  урнаштырыгыз. Биремнәргә җавабыгызны шушы бирем номерының уң ягына, беренче шакмактан башлап, сүз яки сүзтезмә рәвешендә языгыз. Һәр хәрефне аерым шакмакка ачык итеп языгыз. Сүзләр янына бернинди дә тыныш билгеләре куелмый һәм буш шакмаклар калдырылмый.

 

1 Сайланган әсәрнең кайсы әдәби жанрга каравын ачыклагыз һәм җавапта языгыз.

         Җавап:                                    .

                        

2   Әлеге өзек алынган әсәрнең иҗат юнәлешен билгеләгез һәм җаваплар бланкына языгыз.

         Җавап:                                     .

 

3  Әсәрдә чагылыш тапкан, көчле позициягә чыгарылган төп хис-кичерешне языгыз.

         Җавап:                                     .

 

4  Тәкъдим ителгән образларны һәм әсәр сюжетындагы аларга бәйле  детальләрне тәңгәлләштерегез. Икенче баганадан беренче баганадагы образга туры килгән детальне сайлап алыгыз.

Образлар:

А) туган ил

Б) чит ил

В) ата-баба корган ил 

 

Детальләр:

1) матур гөлләр, шаулап аккан елгалар;

2) изге йорт;

3) әрем.

        

         Җавапта үзегез дөрес дип уйлаган җавап санын таблицадагы хәрефләргә  туры китереп куегыз:

А Б В
     

 

  1. 5. Әсәр сюжетында лирик геройның мөрәҗәгать итү объектын атагыз.

         Җавап:                                     .

 

6  Өзектә лирик геройның үз-үзе белән сөйләшүе рәвешендәге сөйләмнең әдәбият белемендәге атамасын языгыз.

         Җавап:                                     .

 

7       «Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде» юлларында кулланылган контекстуаль лексик чараның төрен билгеләгез һәм җаваплар бланкына языгыз.

         Җавап:                                     .

 

Киңәйтелгән җавап таләп иткән биремнәрне үтәү өчен җаваплар бланкының икенче битен кулланыгыз. Биремнең номерын күрсәткәннән соң, 5–10 җөмлә күләмендә эзлекле җавап языгыз. Автор позициясен ачыгыз, әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дә дәлилләгез. Биремгә җавап бирү барышында чагыштыру өчен китерелгән мисаллар ике әсәрдән дә ким булмаска тиеш. Бер үк авторның ике әсәрен мисалга китерергә дә мөмкин.

        

         8 «Сагыну» әсәрендә  лирик геройның хис-кичереше нинди сәбәпләргә бәйле ачыла?

         9  Әлеге әсәрендә автор лирик геройның чит илдә кичергән халәте  аркылы нинди проблемаларны күтәрә, бу яктан ул кайсы әсәрләр белән аваздаш? Җавабыгызны мисаллар белән дәлилләп языгыз.

 

 

2 НЧЕ БҮЛЕК

 

Түбәндә тәкъдим ителгән өзекне укыгыз һәм биремнәргә җавап бирегез.

 

Җәй үтте…

Кар-яңгырлы көз урнашты,

Күк тугайның бавырына боз урнашты.

Гөл кипте,

Сабагында кинә калды.

Былбыл!

Сиңа бер бөртек инә калды.

                 

Дәрдмәнд . «Җәй үтте…»

 

Бер сүз яки сүзтезмә таләп иткән биремнәргә җавабыгызны регистрация һәм җаваплар бланкының беренче битенә  урнаштырыгыз. Биремнәргә җавабыгызны шушы бирем номерының уң ягына, беренче шакмактан башлап, сүз яки сүзтезмә рәвешендә языгыз. Һәр хәрефне аерым шакмакка ачык итеп языгыз, сүзләр янына бернинди дә тыныш билгеләре куймагыз.

 

10     Әлеге шигырьнең кайсы әдәби төргә каравын билгеләгез.

         Җавап:                                    .

                        

11 Шигырьнең соңгы строфасында үпкә, кинә халәтен җиткерергә ярдәм иткән символик образны языгыз.           

         Җавап:                                     .

 

12     Шигырьдә лирик герой мөрәҗәгать иткән образны атагыз.

         Җавап:                                     .

 

13      Тәкъдим ителгән исемлектән шигырьдә кулланылган өч сурәтләү чарасын һәм алымын сайлап алыгыз. Җавабыгызда алар алдына куелган саннарны үсү тәртибендә языгыз.

  1. Метафора;
  2. Инверсия;
  3. Символ;
  4. Риторик эндәш.

         Җавап:                                     .

 

14  «Җәй үтте… / Кар-яңгырлы көз урнашты» юлларында кулланылган контекстуаль лексик чараның төрен билгеләгез һәм җаваплар бланкына языгыз.       

         Җавап:                                     .

 

Киңәйтелгән җавап таләп иткән биремнәрне үтәү өчен, җаваплар бланкының икенче битеннән файдаланыгыз. Биремнең номерын күрсәткәннән соң, 5–10 җөмлә күләмендә җавап языгыз. Автор позициясен ачыгыз, әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дә дәлилләгез. Биремгә җавап бирү барышында чагыштыру өчен китерелгән мисаллар ике әсәрдән дә ким булмаска тиеш. Бер үк авторның ике әсәрен мисалга китерергә дә мөмкин.

        

15  Шигырьгә таянып, «Гөл кипте, / Сабагында кинә калды. / Былбыл! / Сиңа бер бөртек инә калды» юлларына салынган мәгънәне языгыз.

16  Шигырьдә лирик геройга хас сыйфатларны ачыклагыз. Мондый тип лирик герой тагын кайсы авторларның шигырьләрендә урын ала? Җавабыгызны дәлилләгез.

 

3 НЧЕ БҮЛЕК

 

3 нче бүлек биремнәрен үтәү өчен, җаваплар бланкының икенче битеннән файдаланыгыз. Җавап бирү барышында тәкъдим ителгән биремнәрнең бары  БЕРСЕН генә сайлап алыгыз. Үзегез сайлаган биремгә, әдәби материалга таянып, киңәйтелгән җавап языгыз. Куелган проблемаларны, автор позициясен үзегез аңлаганча ачыклап, тулы җавап бирүегез сорала. Әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дәлилләгез. Иншаның төзелешен уйлагыз, эзлеклелекне саклагыз, анализ барышында теоретик төшенчәләргә таяныгыз. Сочинениенең күләме 200 сүздән дә ким булмаска тиеш, 150 сүздән дә ким булган очракта инша 0 балл белән бәяләнә. Җаваплар бланкында сайлап алган биремегезнең номерын күрсәтегез.

 

17.1 Р.Фәхреддиннең «Әсма, яки Гамәл вә җәза» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре.  Фикерләрегезне мисаллар белән дәлилләгез.

 

17.2 М.Җәлил һәм Ф.Кәрим иҗатларына чагыштырма характеристика бирегез, охшаш һәм аермалы якларын билгеләгез. Җавабыгызны шигъри әсәрләрдән мисаллар белән дәлилләп языгыз.

 

17.3  XX йөзнең соңгы чиреге драматургиясендә күтәрелгән проблемалар.

 

Бер сүз яки сүзтезмә белән җавап таләп иткән биремнәргә җаваплар

 

Биремнең саны Җавабы
1 Нәсер 
2 Романтизм 
3 Сагыну 
4 312
5 Туган ил 
6 Монолог 
7 Антоним  
10 Лирик төр < Поэзия
11 Инә  
12 Былбыл  
13 134
14 Антоним  

 

 

 

 

Рус телендә белем бирү мәктәпләренең татар укучылары өчен

туган (татар) әдәбиятыннан Бердәм республика имтиханы эше

 

1 НЧЕ БҮЛЕК

Тәкъдим ителгән өзекне укыгыз һәм биремнәргә җавап бирегез.

 

Мостафа уйлый: ул кечкенә бала… Төш күрә: әллә нинди канатлы һәм бик матур балалар белән уйный. Алар аны этәләр… уяна – анасы аны үбеп-үбеп елый.

– Күз нурым! Атаң мине сөрә… Каласың, бәгырем! – ди.

Атасы читтә көтә:

– Сөйләштең. Юлыңны кара! – ди.

Ул вакытта Мостафага алты гына яшь иде. Әмма ул бу вакыйганы бик яхшы хәтерли.

Аның битенә кайнар күз яшьләре акты, ә анасы аларны юеш кулъяулык белән сөрткән иде. Хәзер шул кайнар яшьләр тагын аның битеннән агалар кебек…

– Анаң безне яратмады, иргә китте… Ул сине кыйнарга куша икән… Яшь әниең безне ярата…

Әтисенең менә шул сүзләре аның йөрәгендә салкынлык, нәфрәт уяттылар. Ул хәтта аннан бизде дә кебек.

Ул анасыннан бизгәнме? Әйе, ул үзен тудырган һәм караңгы төннәрдә бишек янында «балам» дип утырган анасыннан бизгән иде!

Яшь вакытта ул:

– Син минем анам түгел! – диде.

Хәтта бервакыт йөзенә көл сипте. Аны котырттылар:

– Битенә көл сип! – диделәр.

– Әйдә… – диде ул.

Болар яшь чакта булган хәлләр иде. Әмма ул, атасы үлгәч тә, анасыннан гафу сорамады. Анасына салкын мөнәсәбәттә булганга газаплана иде ул.

Төш вакыты узган, буран һаман дулый…

– Ярты юлны килгәнбездер? – диде Мостафа.

– Күбрәктер… Анаң бик сөенер… Сагынгандыр… Дүрт ел бит!

– Егерме ел… Ләкин… Бүген кайтасымны белми ул…

Карт бераз уйга калды.

– Аналар белә… алар сизәләр… – диде.

Мостафа эндәшмәде. Ул бабайның «сизәләр» дигән сүзен аңларга тырыша иде… Юк! Күптән югалган кешене сизеп булмыйдыр. Югыйсә баланы җаннары күзәтәме икән?

Ахшам вакыты. Әкрен генә караңгы төшә иде.

Мостафаның хыяллары күзенә күренә кебек иде.

Анасы аның күзенә карый һәм нәрсәдер сөйли:

– Мостафа! Күз нурым, мин синең анаң… Ник килмисең? Кил, үбәм, бәгырем… ачуланмыйм. Битемә көл сибүеңә дә ачуланмыйм… Кил, үбим, бер генә тапкыр анам дип әйт!..

Мостафа анасының аягына ташланырга тели… Күз алдында очсыз-кырыйсыз караңгылык кына…

– Әйт! Анам дип әйт… Егерме ел инде… ишетәсеңме!..

Мостафаның колагына әллә ниләр ишетелә… этләр өрә иде…

        

Ш.Камал. «Буранда»

 

Бер сүз яки сүзтезмә белән җавап таләп иткән биремнәргә җавабыгызны регистрация һәм җаваплар бланкының беренче битенә  урнаштырыгыз. Биремнәргә җавабыгызны шушы бирем номерының уң ягына, беренче шакмактан башлап, сүз яки сүзтезмә рәвешендә языгыз. Һәр хәрефне аерым шакмакка ачык итеп языгыз. Сүзләр янына бернинди дә тыныш билгеләре куелмый һәм буш шакмаклар калдырылмый.

 

1 Сайланган әсәрнең кайсы әдәби жанрга каравын ачыклагыз һәм җавапта языгыз.

         Җавап:                                    .

                        

2   Әлеге өзек алынган әсәрнең кайсы әдәби төргә каравын билгеләгез һәм җаваплар бланкына языгыз.

         Җавап:                                     .

 

3  Мостафа образының әсәрдә катнашучы геройларның кайсы төренә каравын языгыз.

         Җавап:                                     .

 

4  Тәкъдим ителгән образларны һәм аларның әсәр сюжетында чагылыш тапкан сыйфатын тәңгәлләштерегез. Икенче баганадан беренче баганадагы персонажларга туры килгән сыйфатны сайлап алыгыз.

Геройлар:

А) Мостафа

Б) Бала

В) Ана 

 

Характер сыйфаты:

1) сизгер;

2) аякка ташланырга тели;

3) тынгысыз, елак.

        

         Җавапта үзегез дөрес дип уйлаган җавап санын таблицадагы хәрефләргә  туры китереп куегыз:

А Б В
     

 

  1. 5. Әсәр сюжетында Мостафаның әнисе белән каршылыкка керүе турында әйтелә. Әлеге күренешне ачып бирүче теоретик төшенчәне билгеләгез.

         Җавап:                                     .

 

6  Өзектә Мостафаның үз-үзе белән сөйләшүе рәвешендәге сөйләмнең әдәбият белемендәге атамасын языгыз.

         Җавап:                                     .

 

7       «Мостафа! Күз нурым, мин синең анаң…» юлларында кулланылган тел-сурәтләү чарасын билгеләгез һәм атамасын җаваплар бланкына языгыз.

         Җавап:                                     .

 

Киңәйтелгән җавап таләп иткән биремнәрне үтәү өчен, җаваплар бланкының икенче битен кулланыгыз. Биремнең номерын күрсәткәннән соң, 5–10 җөмлә күләмендә эзлекле җавап языгыз. Автор позициясен ачыгыз, әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дә дәлилләгез. Биремгә җавап бирү барышында чагыштыру өчен китерелгән мисаллар ике әсәрдән дә ким булмаска тиеш. Бер үк авторның ике әсәрен мисалга китерергә дә мөмкин.

        

         8 «Буранда» әсәрендәге буран образының функциясен, вазифасын  ачыклап языгыз.

         9 Әлеге әсәрендә автор Мостафа образы аркылы нинди проблемалар  күтәрә, бу яктан ул кайсы әсәрләр белән аваздаш? Җавабыгызны мисаллар белән дәлилләп языгыз.

 

2 НЧЕ БҮЛЕК

 

Түбәндә тәкъдим ителгән өзекне укыгыз һәм биремнәргә җавап бирегез.

 

Туып үскән шушы җирнең ямен

Алыштырмый икән һичнәрсәң.

Башка берни дә кирәкми,

Үзем чапкан печәннәрне

Бер туйганчы иснәсәм.

 

Миңа гына шулай тоела микән

Бөтен рәхәтләре соң аның?

Башка берни дә кирәкми,

Үзем тапкан чишмәләрнең

Ятып эчсәм суларын.

 

Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын,

Ул үрләрнең чиге кайда соң?

Башка берни дә кирәкми,

Дусларның мин гомерем буе

Тойсам җылы карашын.

                           

                                      С.Хәким. «Башка берни дә кирәкми…»

 

Бер сүз яки сүзтезмә таләп иткән биремнәргә җавабыгызны регистрация һәм җаваплар бланкының беренче битенә  урнаштырыгыз. Биремнәргә җавабыгызны шушы бирем номерының уң ягына, беренче шакмактан башлап, сүз яки сүзтезмә рәвешендә языгыз. Һәр хәрефне аерым шакмакка ачык итеп языгыз, сүзләр янына бернинди дә тыныш билгеләре куймагыз.

 

10     Китерелгән шигырьнең кайсы әдәби төргә каравын билгеләгез.

 

         Җавап:                                    .

                        

11 Икенче строфада кулланылган, лирик геройның туган якны ярату тойгысын ачарга ярдәм иткән, туган як билгесе итеп күтәрелгән образны атагыз.           

 

         Җавап:                                     .

 

12     Шигырьдә кулланылган, сөйләмнең гадәти булмаган тәртибенә нигезләнгән стилистик фигураны атагыз.

 

         Җавап:                                     .

 

13      Тәкъдим ителгән исемлектән шигырьнең икенче строфасында кулланылган өч сурәтләү чарасын һәм алымын сайлап алыгыз. Җавабыгызда алар алдына куелган саннарны үсү тәртибендә языгыз.

  1. Метафора.
  2. Риторик сорау.
  3. Инверсия.
  4. Сынландыру.

 

         Җавап:                                     .

 

14  «Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын» юлларында кулланылган тропның  төрен билгеләгез.       

 

         Җавап:                                     .

 

Киңәйтелгән җавап таләп иткән биремнәрне үтәү өчен, җаваплар бланкының икенче битеннән файдаланыгыз. Биремнең номерын күрсәткәннән соң, 5–10 җөмлә күләмендә җавап языгыз. Автор позициясен ачыгыз, әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дә дәлилләгез. Биремгә җавап бирү барышында чагыштыру өчен китерелгән мисаллар ике әсәрдән дә ким булмаска тиеш. Бер үк авторның ике әсәрен мисалга китерергә дә мөмкин.

        

15  С.Хәкимнең «Башка берни дә кирәкми…» шигырендә лирик геройның хис-кичерешләрен сурәтләү өчен автор мөрәҗәгать иткән образлар.

16  Шигырьдә автор фикерен, идеяне ачыклап языгыз. Мондый фикер авторның тагын кайсы шигырьләрендә үткәрелә? Җавабыгызны дәлилләгез.

 

3 НЧЕ БҮЛЕК

 

3 нче бүлек биремнәрен үтәү өчен, җаваплар бланкының икенче битеннән файдаланыгыз. Җавап бирү барышында тәкъдим ителгән биремнәрнең бары  БЕРСЕН генә сайлап алыгыз. Үзегез сайлаган биремгә, әдәби материалга таянып, киңәйтелгән җавап языгыз. Куелган проблемаларны, автор позициясен үзегез аңлаганча ачыклап, тулы җавап бирүегез сорала. Әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дәлилләгез. Иншаның төзелешен уйлагыз, эзлеклелекне саклагыз, анализ барышында теоретик төшенчәләргә таяныгыз. Сочинениенең күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш, 100 сүздән дә ким булган очракта инша 0 балл белән бәяләнә. Җаваплар бланкында сайлап алган биремегезнең номерын күрсәтегез.

 

17.1 М.Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә автор күтәргән проблемалар.

 

17.2  К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәрендә образлар бирелеше, алар аша җиткерелгән фикерләр.

 

17.3  И.Юзеев иҗатында лирик герой. Җавабыгызны шигъри әсәрләрдән мисаллар белән дәлилләп языгыз.

 

Бер сүз яки сүзтезмә белән җавап таләп иткән биремнәргә җаваплар

 

Биремнең саны Җавабы
1 Хикәя 
2 Эпик төр / Проза 
3 Төп
4 231
5 Конфликт < каршылык 
6 Монолог 
7 Риторик эндәш  
10 Лирик төр < Поэзия
11 Чишмә < су   
12 Инверсия 
13 123
14 Метафора   

 

Йосыпова  Н.М.

Казан (Идел буе)  федераль  университеты профессоры,

татар әдәбиятыннан фән комиссиясе  рәисе

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.