Татар халкы үзенең каһарманнарын онытса, үзе дә онытылыр

    Кичә  Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте, «Хәрби дан клубы» ассоциациясе  белән берлектә җәмәгать эшлеклеләре,  Бөек Ватан сугышы,  хезмәт ветераннары, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр һәм журналистлар катнашында «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Татарстанның һәм татарларның җиңүгә керткән өлеше» дигән түгәрәк  өстәл һәм шул темага багышлап чыгарылган китапларны тәкъдим итү булды.

    Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе, тарихчы-археолог Альберт Борһанов очрашуга килүчеләр белән таныштырганнан соң, иң элек сүзне сугыш еллары балалары, бертуган Таһировларга – тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, сәясәтче Индус Ризак улы һәм  В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе президенты, тарих фәннәре докторы Энгель Ризак улы Таһировка бирде. Алар Бөек Ватан сугышы чорлары хатирәләре белән уртаклаштылар, җәмәгатьтә татар халкының тоткан урыны, татар китапларының әһәмияте турында сөйләделәр.  

      Бөек Ватан сугышы ветераны, унынчы дистәне ваклап баруга карамастан каләм тибрәтүче, дин эшлеклесе Харис хәзрәт Салихҗан үзенең «Чутай бабай малайлары» китабын язарга этәргеч биргән вакыйгалар, сугыш елларындагы истәлекләре белән уртаклашты.

    Казан университетында укыган еллардан бирле Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булганнарның исемнәрен «Хәтер китабы»нда булса да  мәңгеләштерү, хәбәрсез югалганнарны барлауга бөтен гомерен багышлаган, Татарстанның «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе чираттагы китабы – «Нет в России семьи такой» белән таныштырды. Һәм «хәбәрсез югалган сугышчы»лар исемлегенә кертеп, без аларның батырлыгына тап төшерәбез. Моны һич тә аңлап та, кабул итеп тә булмый, диде.

     Соңгы елларда  эзтабарлар тырышлыгы белән сазлыклардан, җир астында калган окоплар, блиндажлардан, элек хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган сугышчылар табыла. Аларны чын батырлар дими, ничек атарга? Хәбәрсез югалганнарны, кызганыч, бездә еш кына сатлык  җаннарга, куркакларга тиңләп карау бар. Бу илебез иминлеге өчен Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән алып җиңүгә кадәр яу кырында ятып калганнарга карата гаделсезлек булып тора. 

     Очрашуда Лаеш районында туып үскән, бүгенге көндә Кайбычта яшәүче  һәвәскәр тарихчы Фәргать Әхмәтшинның «Без Кубрат хан оныклары» китабында сүз татарларның һәм Сирия җирендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташы, Россия Герое Марат  Әхмәтшинның батырлыгы  бәян ителә.

      Әлеге очрашуда һәркемнең уртаклашыр фикерләре байтак иде. Лениногорск каласындагы  «Ветеран» туган якны өйрәнү  берләшмәсе җитәкчесе  Наил Сәйдәшев, Кемерово өлкәсеннән туган якны өйрәнүче, теология магистры  Әнвәр Аширов, Мөслимдәге туган як музее директоры Назилә Бәдретдинова һәм башкаларның чыгышлары  да күңелләрне айкап алды. Архитектор, республикабыздагы бик күп хәрби һәйкәлләр авторы, хәрбиләр нәселеннән булган Валерий Хәмитовның эшчәнлеге дә шәхсән үземдә аерым кызыксыну уятты.  

     Түгәрәк өстәлдә катнашучылар, яу кырында ятып калганнарның рухлары шат булсын, тарихыбызны, милләттәшләребезне онытмыйк,  дигән уй-фикер белән таралышты. 

    Альберт САБИР

Автор фотолары

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.