Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар конгрессы авылның киләчәген кайгыртучыларны җыя

Бүген Бөтендөнья Татар конгрессы (БТК) башкарма комитетында 16-18 март көннәрендә башкалабыз Казанда үткәреләчәк X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уңаеннан матбугат җыелышы уздырылды. Җые...

Бүген Бөтендөнья Татар конгрессы (БТК) башкарма комитетында 16-18 март көннәрендә башкалабыз Казанда үткәреләчәк X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уңаеннан матбугат җыелышы уздырылды. Җыенга илебезнең 41 төбәгеннән 500дән артык кеше килер дип көтелә.
Шул уңайдан БТК башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, аның РФ төбәкләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге башлыгы Фәрит Уразаев оештырылачак чара турында тәфсилле мәгълүмат бирде. Аерым алганда, Данис Шакиров, әлеге эшмәкәрләр җыенына зур бәя биреп, татар авылларын, балалар бакчаларын, мәктәпләрне саклап калу, үстерүдә әлеге шәхесләребезнең әйтеп бетергесез зур өлеш кертүенә басым ясады.
Быелгы сабантуйлар бик үзенчәлекле булачак, Идел буе Болгарстанында яшәгән әби-бабаларыбызның ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланачак. Эшкуарларыбыз Сабантуй кебек борынгы олы бәйрәмнәребезне, Каз өмәсе сыман йолаларыбызны саклап калуга да хәл кадәри өлеш кертә. Бу чарага 800-900 эшкуарны чакырган елларыбыз да булды. Ни кызганыч, килергә, катнашырга теләүчеләр күп булса да, быел 500 кешене генә чакыра алдык. Шөкер, эшкуарларыбыз артып тора. Кайбер җирләрдә алар бик нык алга киткән. Кайсыбер урыннарда бу хәрәкәт әле зәгыйфьрәк. Барыбер алга китеш бар, – дип сөйләде үз чиратында Марс Тукаев.
Илебездә 4500 татар авылы бар. Аларның ике меңе – Татарстанда, 1500е – Башкортстанда, калган меңе – илебезнең төрле төбәкләрендә. Илебезнең азык-төлек иминлеге – беренче стратегик бурыч ул. Мәгълүм ки: бүген илебездә җитештерелә торган азык-төлекнең 50 проценты шәхси хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында үстерелә. Шөкер, соңгы елларда республикабызда яшелчәчелек, кош-корт үстерү эшчәнлеге зур, саллы тармакка әйләнде. 17 март көнне шушы эшчәнлекнең уңай мисалларын делегатларыбыз Буа районы биләмәләрендә үз күзләре белән күрәчәк, – дип белдерде Фәрит Уразаев.
Җыен делегатлары беренче көнне, дүрт дискуссион мәйданчыкка бүленеп, җыелган проблемалар турында фикер алышачак. Җыенның соңгы көнендә эшкуарларның эш барышында килеп чыга торган кыенлыклар хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерү мөмкинлеге булачак. Президентыбыз, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комлексында, РФ төбзкләрендә җитештерелгән азык-төлек,  халык кәсебе тауарлары күргзмә-ярмикәсен караганнан соң, пленар утырышта катнашачак.
Рәшит Минһаҗ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ