Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар кызы, татар малае ул нинди?

Питрәч районы Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасында район күләмендә “Татар малае–2023", "Татар кызчыгы-2023” бәйгеләре булып узды. Бәйгедә район балалар бакчаларында тәрбияләнүче 12 малай һәм 13 к...

Питрәч районы Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасында район күләмендә “Татар малае–2023", "Татар кызчыгы-2023” бәйгеләре булып узды. Бәйгедә район балалар бакчаларында тәрбияләнүче 12 малай һәм 13 кыз үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын раслады.

- Районның балалар бакчалары арасында уза торган әлеге бәйгене  елның-елында дулкынланып көтеп алабыз һәм аның зур әзерлек белән узуына аналарча куанабыз.  Быел кызларыбыз  җыр-биюгә булган сәләтләрен, ә малайларыбыз халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләре булган  күренешләрне күрсәттеләр. Бәйгенең "Оста кулда һөнәр бар" дип исемләнгән өлешендә малайлар җеп үрү,  кызларыбыз  пәрәмәч ясау серләренә тукталды.Барысы да булдырды, афәрин! Шулай да   мәртәбәле жюри Нәргизә Миндубаева белән ("Кояшкай" балалар бакчасы)  Азамат Апуловны (Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасы) бәйгенең төп җиңүчеләре дип таныды, – ди район хатын-кызларының  “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе,  Питрәчнең 2 нче гомумбелем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия  Хәмит кызы Гатиатуллина.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ