Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар кызы»на автомобиль тапшырылачак

М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Халыкара «Татар кызы – 2018» бәйгесенең финалы узачак. Җиңүче булып табылган кызга таҗ һәм автомобил тапшырылачак. Бүген Бөтендөнья татар конгресс...

М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Халыкара «Татар кызы – 2018» бәйгесенең финалы узачак. Җиңүче булып табылган кызга таҗ һәм автомобил тапшырылачак. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында тантанага багышланган матбугат конференциясе узды. 


«Татар кызы – 2018» исеменә 14 кыз дәгъва кыла. Алар Россиянең 11 төбәгеннән һәм Австрия, Литва һәм Казакъстаннан килгән. Хәзерге вакытта алар Казанда финалга әзерлек эшләрен алып баралар. Хореография, җыр, сәхнә сөйләме буенча педагоглар катнашучыларга дәрес бирәләр. Моннан тыш катнашучылар Татарстан башкаласы буенча экскурсиядә булганнар. Узган атнада кызлар Эльмира Кәлимуллина белән очрашканнар һәм Алсу концертында булып кайтканнар. Бүген исә оештыручылар финалистларны «Татнефть-Арена»да узачак хоккей матчына алып барачак.


Бәйгенең финалы 16 ноябрьгә билгеләнгән. Төп бүләк - Златоуст осталары тарафыннан ясалган таҗ һәм автомобиль.


Тантана финалистлар һәм махсус кунаклар чыгышларыннан торачак, дип белдерә оештыручылар. Программада Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, халыкара бәйгеләр лауреатлары Эльза һәм Артур Исламовлар, Татарстанның атказанган артисты, җыр дуэты Артур һәм Марат, Россия һәм халыкара бәйгеләре һәм фестивальләре лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов, дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаячаклар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ