Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле курслары республиканың 20 мәчетендә дәвам итә

Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә. “Без-татарлар” дип аталган өч айлык татар теле курслары 10 мәчеттә узды. Курсларга 350дән артык кеше йөргән. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль д...

Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә. “Без-татарлар” дип аталган өч айлык татар теле курслары 10 мәчеттә узды. Курсларга 350дән артык кеше йөргән. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте, дип яза агентлык.


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте курслар буенча уңай бәяләмәләр алган. Быел уку вакытын 6 айга кадәр озайтачаклар.


“Бу альтернатива түгел, мәҗбүрилек чарасы. Мәчетләрдә татар телендә сөйләшүне беркем дә тыя алмаячак. Телне саклау өчен мохит кирәк, миңа калса, бу модада булырга тиеш”, - диде Сәмигуллин.


“Курсларның максаты грамматика өйрәтү түгел, ә кешеләрне көнкүреш дәрәҗәсендә татарча сөйләшергә өйрәтү”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ