Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучысы булу җиңел түгел

«Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын»    &nbsp...

«Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын»
                                                                                                                       Фәнис Яруллин
Укытучылар бүлмәсендә дәфтәрләр тикшереп утырам. Кыңгырау шалтырады... Балалар яңа белемнәр алырга дәрескә кереп китте... Кыңгырау чыңы... Яратам мин аның тавышын! Кыңгырау шалтыравында балаларның чыңлап көлүләрен ишетәм, самими елмаюларын, сорау тулы карашларын күргәндәй булам. Инде менә 25 ел кыңгырау тавышы мине мәктәпкә китерә, кыңгырау тавышы озатып кала...
Тукта, әйтергә теләгән фикерләрем гади кыңгырау турында түгел, күңел кыңгыравы– телебез турында иде бит...
Туган тел ул–бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел, –
дип язган шагыйрь Зиннур Насыйбуллин.
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Максатым – балаларга туган телебезнең байлыгын, матурлыгын, кирәклеген төшендерү. Халкыбызның тарихы, әдәбияты, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынган, матур итеп сөйләшә алган, үз фикере булган, халкын ихтирам иткән, милләт үсешенә өлеш кертергә теләге һәм омтылышы булган, матурлыкны күрә, аңлый белгән шәхес тәрбияләүне үземнең бурычым итеп саныйм.
Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу – ул иң авыр хезмәттер, минемчә. Туган телләргә мөнәсәбәт үзгәргән чорда тел өйрәтү, аңа булган мәхәббәтне, милләт үсешендә телнең ролен балаларга җиткерә алу җиңелләрдән түгел. Моның өчен укытучының зур белемле, әзерлекле булуы, заман белән бергә атлавы, искиткеч сабыр, шул ук вакытта горур, патриот та була белүе кирәк. Бүгенге көндә бездә белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен аралашучы  шәхес тәрбияләү. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә. Татар теле һәм әдәбиятын укытуда мин үзем нинди технологияләрне кулланам соң? Педагогик технологияләр күп һәм төрле. Аларны дөрес һәм уңышлы куллана белү укытучыдан тора. Мин үзем төрле технологияләрдән файдаланам: коммуникатив, уен, проблемалы укыту, эшчәнлекле метод, информацион технологияләр. Шулардан беренчесенә – бүгенге көндә бик актуаль булган коммуникатив технологиягә тукталып китәсем килә. Рус телле балалар белән эшләүдә бу технологиянең өстенлеге зур. Бу технологиягә нигезләнгән дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган. Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатыннан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануына нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөмкинлеге тормышка ашырыла. Сүзнең лексик мәгънәсен предметлар, рәсемнәр аша, хәрәкәт, контекст, интонация аша аңлатырга була. Сүзнең әйтелеше өстендә эш авазлардагы транскрипцион билгеләрне сорау, аларны дөрес әйтү; сүзне хор белән, аерым-аерым әйттерү; яңа сүзнең җөмлә эчендә дөрес әйтелешенә (яңгырашына) ирешү; дөрес әйтелеш белән дөрес булмаган әйтелешне чагыштырып карау; яңа сүз булган җавапны таләп итә торган ситуатив күнегүләр үтәү аша ирешелә.
Бу технологияне татар төркемнәрендә дә кулланам. Тема буенча җөмләләр, диалоглар төзү, сораулар бирү, рәсем буенча хикәя төзү, докладлар, презентацияләр әзерләү һәм чыгыш ясау, иҗади биремнәр (рольләп уку сәхнәләштерү, жанрларны  үзгәртеп язу һ.б).
Һәр дәрес – ул тормыш мәктәбе. Балалар бездән генә өйрәнмиләр, без–мөгаллимнәр дә алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез. Һәр балада шәхес күрә белү һәм аны тәрбияләү укытучының сәләтенә дә бәйле. «Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк,» –дигән бөек Сократ. Балалардагы сәләтне күрә һәм аны үстерә белү дә укытучыдан тора. Минем методик темам – «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның иҗади сәләтен үстерү». Һәр балага иҗади һәм шәхес буларак үсәргә ярдәм итү укытучының бурычы дип саныйм.
Һәр баланың үз дөньясы... Ә ул дөньяга саксыз кагылырга ярамый, укучының эчке халәтен яхшы тоемларга кирәк. Укучы белән укучы, укучы һәм укытучы арасында ышаныч, үзара ихтирам бар икән, дәрес уңышлы уза.
Укыту процессын һәр бала дәрескә теләп керерлек итеп оештырырга тырышам. Дәресләрне укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен, сәләтләрен исәпкә алып, һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка ирешерлек мөмкинлек бирүне истә тотып планлаштырам.
Хәзерге заманда мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән башка укыту процессын күз алдына китереп булмый. Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану уку мотивациясенә, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару, төрле  бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә. Төрле конкурсларга, фәнни-гамәли конференцияләргә презентацияләрне укучылар үзләре әзерли.
Дәресләрне төрле формада оештыру укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыруга ярдәм итә. Төркемнәрдә эшләү, уен-дәрес, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН, дәрес-сәяхәт, өлкән сыйныфларда  дәрес-диспут,  проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм.
Дәресләрдә уеннар куллану бик мөһим, чөнки балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур. Уеннарны башлангыч сыйныфлар, 5 – 6 нчы сыйныф укучылары белән үткәрәм. Уен баланың акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Башлангыч сыйныфларда дәресләрне «Сәлам!» УМКсына нигезләнеп алып барам. УМК күптөрле һәм кызыклы уеннарга нигезләнеп төзелгән. Балалар бик теләп, кызыксынып өйрәнәләр, уйныйлар, җырлыйлар. Уеннар телнең лексик байлыгын тизрәк үзләштерергә ярдәм итә.
Дәресләрдә шулай ук ребуслар, кроссвордлар чишү, тестлар эшләү балаларның кызыксынуларын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Төп игътибарны иҗади биремнәргә юнәлтергә тырышам. Әсәр буенча рәсем ясау, геройларны сурәтләү, әсәр өзекләрен сәхнәләштерү, әдәби геройга хат язу, хикәя, әкият, шигырь уйлап язу кебек биремнәрне балалар теләп башкара.
Китап укымаган бала телнең байлыгын, матурлыгын, үзенчәлекләрен, моңын тоя алмый. Китап укыган баланың күңеле бай, матур була. «Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате», – дип язган Гариф Ахунов.
Балаларда китап укуга кызыксыну уяту аларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштырып бару, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар уздыру, укылган китаплар буенча викториналар, иҗади конкурслар үткәрү аша башкарыла. Соңгы вакытларда китапнамәләр ясый башладым. Интернетта үткәрелә торган әдәби марафонда катнашам. Киләчәктә балалар да катнашыр, дип уйлыйм.
Борчуларым да бар. Соңгы вакытта туган телләргә булган мөнәсәбәт бик уйландыра. Руслаштыру сәясәте алып барылган бу чорда халкыбызга, берләшеп, туган телне мәктәптән чыгармас өчен, телебезне саклап калу өчен бик тырышырга кирәк.
Уйлар, уйлар... Сәламәтлек, сабырлык белән эшләргә язсын! Әле күп еллар кыңгырау чыңы мәктәпкә чакырып торсын! Ә күңел кыңгыравы – газиз телем яңгырап торсын, моңы еракларга таралсын.

Лилия ҖАМАЛИЕВА,


Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ