Логотип Магариф уку
Цитата:

"Татар теле зур югалтулар кичерде"

Татарстан  Дәүләт Советында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең беренче утырышы башланды. Аның рәисе - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. «Президент Рөстәм Миңне...

Татарстан  Дәүләт Советында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең беренче утырышы башланды. Аның рәисе - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
«Президент Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә комиссиянең төп максаты - конкрет гамәлләр аша татар телен куллану өлкәсен киңәйтү», - диде Марат Әхмәтов.
Комиссия рәисе билгеләп үткәнчә, 2000 елдан татар теле зур югалтуларга дучар булды. Әхмәтовның сүзләренә караганда, вакыт һәм тормыш татар теленең бездән башка беркемгә дә кирәк булмавын күрсәтте. Сүз уңаеннан,  бүгенге көндә Татарстанда 2 млн 100 мең татар яши.
Комиссия эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе - мәктәпләрдә татар телен укыту һәм милли телдә укыту проблемаларын хәл итү. Кызганычка каршы,  республиканың 21 район үзәгендә татар телендә белем бирүче мәктәпләр юк.
Комиссиянең беренче утырышы барышында дүрт эш төркем төзеләчәк, аларның җитәкчеләре билгеләнәчәк.

Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ