Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда Тукай фамилиясен йөртүче студент укый

Быел КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 1292 кеше кабул ителгән. Шуларның 455е чит ил, ә 837 Россия Федерациясе гражданнары. Бу хакта журналистларга институт директоры Рәдиф Җама...

Быел КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 1292 кеше кабул ителгән. Шуларның 455е чит ил, ә 837 Россия Федерациясе гражданнары. Бу хакта журналистларга институт директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте. 
Студентларның географиясе киң. Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Кытай, Мисыр, Индонезия, Корея, Төркия һәм Монголиядән күчеп килүчеләр бар. Мондый студентларның 450се  — контракт нигезендә, бишесе дәүләт биргән квота нигезендә укыячак.
Чит илдән булган укучылар арасында бөек татар шагыйребез фамилиясен йөртүче студент та бар икән. Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Миргаҗитов Татар әдәбияты кафедрасына Тукай фамилиясендәге студентны кабул итүләре турында әйтте. Ул Төркиядән килгән.
 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ