Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телендә белем бирүче укытучылар өчен 100 грант

 Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә укыта торган педагоглар өчен грантка бәйге игълан итте.Әлеге бәйге татар телендә белем бирүнең сыйфатын арттыруны стимуллаштыруга, мәктәп укуч...

 Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә укыта торган педагоглар өчен грантка бәйге игълан итте.
Әлеге бәйге татар телендә белем бирүнең сыйфатын арттыруны стимуллаштыруга, мәктәп укучылары белән эшне оештыруга инновацион алымнар таратуга, талантлы укытучыларга ярдәм итүгә, шулай УК туган телдә укытуның нәтиҗәле педагогик тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.
Бәйгедә бер яки берничә фәнне татар телендә укыта торган I яки югары квалификация категорияле укытучылар: аерым алганда, математика, информатика, химия, физика, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, татар теле, физкультура, җыр, технология, тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен укытучылар катнаша ала.
Моннан тыш, грантка балаларга татар телендә белем бирә торган һәм һөнәри эшчәнлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән башлангыч сыйныф укытучылары да дәгъва итә ала.
Педагоглардан гаризалар быелның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Бәйге комиссиясе аларны 2 – 4 декабрь көннәрендә караячак. Ә 7 –9 декабрьдә грант бирү яки грант бирүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.
Конкурста катнашучылар барысы 100 грантка дәгъва итә. Ә бер грант 50 мең сум күләмендә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ