Татарны дөньяга таныткан шәхес
Мәгърифәтче-педагог, нашир, язучы, журналист Фатих Гыйльман улы Кәрими (Кәримов) 1870 елның 30 мартында Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзер Әлмәт районы) Миңлебай авылында ахун гаиләсендә туа. Аның ә...
Мәгърифәтче-педагог, нашир, язучы, журналист Фатих Гыйльман улы Кәрими (Кәримов) 1870 елның 30 мартында Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзер Әлмәт районы) Миңлебай авылында ахун гаиләсендә туа. Аның әтисе Гыйльман ахун Шиһабетдин Мәрҗани шәкерте һәм заманының алдынгы карашлы кешесе була, балаларына
дөньяви белем бирергә омтыла. Фатих башлангыч белемне өйдә әтисеннән ала. Аннан җиде ел дәвамында Чистай мәдрәсәсендә укый, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. 1891 елда Төркиягә китеп, атаклы Истанбул университетында белем ала. Шунда ук француз телен дә өйрәнә. 1896 елда Истанбулда укуын тәмамлагач, беркадәр вакыт Кырымда яңа алым белән авыл мәктәбендә укыта. 1898 елда Бакчасарайда оештырылган укытучылар әзерләү курсларына җитәкчелек итә, әдәбият һәм педагогика дәресләрен үзе алып бара.
Нәкъ менә шушы елларда атасы Гыйльман ахун, муллалык вазифасын ташлап, Оренбург шәһәренә күчә. Шунда бакчачылык эшенә керешә, бер үк вакытта нәшрият, типография эшләрен оештыруга күп көч куя. Шул уңайдан улы Фатихны Оренбургка чакырып ала. Озакламый Фатих, Мәскәүгә барып, бухгалтерия курсларында укый, типография эшләренә өйрәнеп, туган якларына кайта. Бу вакытларда инде Ф.Кәрими, төрек, гарәп, фарсы телләрен яхшы белү өстенә, русча һәм французча да иркен сөйләшә. Шуны истә тотып, алтын приискасы хуҗасы Шакир Рәмиев аны Европа сәяхәтенә үзенә иптәш итеп ала. Алар сәяхәткә 1899 елның 15 февралендә Оренбургтан чыгып китә. Башта Мәскәүдә, Петербургта, аннан Германия, Бельгия, Франция, Италия һәм Европаның башка илләре шәһәрләрен күреп, дүрт ай йөреп, Төркиядә булып, кире Оренбургка әйләнеп кайталар.
Ф.Кәрими өлешчә максатына ирешә, тарихи истәлекләрне, музей һәм китапханәләрне игътибар белән өйрәнә, көндәлек дәфтәренә теркәп бара,
1902 елда «Аурупа сәяхәтнамәсе» дигән китабын бастырып чыгара. Шул китабы аша ул беренче мәртәбә татар җәмәгатьчелеген Европа илләрендәге мәдәният учаклары, әдәбият һәм сәнгать музейлары белән якынрак таныштыра. Бу хезмәтнең төп әһәмияте дә шун-
нан гыйбарәт. Яшь мәгърифәтче әдип Франция башкаласы Париждагы атаклы Лувр музеен, шунда бөтен дөньядан җыелган сәнгать җәүһәрләрен аеруча сокланып карый, татарларның үз мәдәниятенә шундый игътибар кайчан булыр икән дигән уйлар кичерә...
XIX йөзнең соңгы елларында әдәбиятка килгән Ф.Кәрими татар реалистик прозасын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның 1898 елда язылган бер хикәясе – «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы» 1900 елда Петербург шәһәрендә басылып чыга. Хикәянең төп максаты – иске типтагы мәктәпләрнең, андагы тәрбия һәм укыту ысулларының гадәттән тыш начар булуын күрсәтү. Г.Сәгъди хаклы бәяләгәнчә: «Ф.Кәриминең бу хикәясендә укытучы мулла, хәзрәтләрнең, андагы хәлфә, казыйларның, андагы укучы шәкертләрнең кызганыч тормышлары, типлары татар матур әдәбиятында беренче мәртәбә бик яхшы бирелә алган... Ул – бу бабта татар дөньясында әһәмиятле оригиналь бер хикәя».
Ф.Кәрими беренче хикәяләрендә үк, образлы тасвирлаулар белән беррәттән, публицистик монологлар һәм диалоглар да кертә, искечә уку-укытуның тормыш өчен яраксызлыгын күрсәтүгә кат-кат басым ясый. Замандашы Р.Фәхреддин шикелле үк, мәдәният, фән һәм һөнәр кирәклеге турында ул ялкынланып сөйли, татар яшьләрен гафләт йокысыннан уятырга, яңа ысуллы рус мәктәпләрендә укучы студентлардан үрнәк алырга чакы-
ра.
Кадимчеләрне, гомумән, искелеккә ябышып ятучы кешеләрне тәнкыйтьләгәндә, язучы ирония һәм сатира алымын киң куллана. Шул якларын истә тотып, Ф.Кәримине заман тәнкыйте «чын әдип җитешә... тешләүчән, милләтне чеметеп сөя торган рационалист вә реалист Фатих», – дип бәяли.
Ф.Кәриминең «Солтан гыйшкы», «Телсез хатын», «Гаяш хәлфә» (1906) һәм «Хыялмы, хакыйкатьме?» (1908) хикәяләрен, әлбәттә, художество ягыннан җитлеккән дип әйтеп булмый. 1908 елда басылган «Хыялмы, хакыйкатьме?» хикәясе Ф.Әмирханның каты тәнкыйтенә очрый. Ф.Кәрими бу хикәясендә, депутат образын типик шартларда күрсәтсә дә, гимназия тәмамлаган сәүдәгәр кызы образын, Думадагы мөселман депутатлары белән кулга-кул тотышып, халык, милләт файдасы өчен тырыша башлаучы итеп күрсәтә...
1905 елгы инкыйлабтан соң Ф.Кәрими тулысынча журналистлык хезмәтенә керешә: 1906 елның 21 февралендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының мөхәррире һәм даими язучысы сыйфатында шактый күп эшли. Бу газетаның күп кенә алдынгы карашлы мәкаләләре Ф.Кәрими каләме белән языла. Бигрәк тә рус әдәбияты тарихы һәм башка халыклар мәдәнияте белән таныштыруга багышланган материаллар үзенчә игътибарга лаек. Ф.Кәрими нәшер иткән «Вакыт» газетасында патша хөкүмәтенең аз санлы милләтләрне гадәттән тыш кысуына протест белдергән материалларга киң урын бирелә. Казах телендә чыга башлаган «Айкап» журналы нәшриятын жан-
дармнар туздыруын гаепләп, Ф.Кәрими язган мәкалә – шуларның берсе. 1911 елның 25 апрелендә «Хөкүмәт алмашыну» дигән мәкаләне дә Оренбург губернаторы патша хөкүмәтенә каршы дошманлык нияте белән язылган дип таба. Шундый мәкаләләрне язган яки бастырган өчен, Ф.Кәрими берничә тапкыр хөкем ителә, тик адвокатлар булышлыгы белән һәм зур штраф түләп кенә ирегеннән мәхрүм ителүдән котыла.
1917 елның февралендә монархиянең җимерелүен Ф.Кәрими дә шатланып каршылый, чөнки буржуаз демократик инкыйлаб лозунглары аның да шул еллардагы идеалына туры килә. Вакытлы хөкүмәтнең сугышны элеккечә дәвам итүе һәртөрле сугышка каршы булган Ф.Кәримине бик борчый. Ул «Вакыт» газетасында Вакытлы хөкүмәтнең империалистик сугышны дәвам итү сәясәтен тәнкыйть итеп, мәкаләләр язып чыга. Озакламый Ф.Кәрими күп еллар буе бергә эшләгән буржуаз нәширлар белән дә каршылыкка керә. Ул Оренбург типографиясе эшчеләренең 1917 елның 20 сентябрендә булган забастовкасын яклый һәм шуңа «Вакыт» редакциясеннән китәргә мәҗбүр була.
1917 елның 1 ноябреннән башлап Ф.Кәрими үз нәширлегендә «Яңа вакыт» газетасын чыгара. Мәгълүм булганча, Оренбургта Совет властеның җиңүе өчен озак вакытлар гаять катлаулы һәм каты көрәш бара, шәһәр берничә тапкыр кулдан-кулга күчә. Шул чакларда Оренбургта чыккан газеталарда һәм «Яңа вакыт»та да җиңеп килүче Совет көчләренә каршы язылган мәкаләләр дә урын ала, әмма социалистик революциянең җиңүе, аның барлык милләт халыкларына чын мәгънәсендә тигез хокук алып килүе гражданлык намусын сакларга, халкына, Ватанына тугрылыклы булып калырга теләгән карт журналист Фатих Кәриминең дә күзен ача. Ул чын күңелдән Совет властен яклап, аның хезмәт ияләренә бәхет алып килүен күрсәтеп мәкаләләр яза башлый, 1918 елның 7 февралендә «Яңа вакыт» газетасында аның үз имзасы белән басылган мәкаләсе моны ачык күрсәтә.
Элек либераль буржуа журналисты буларак танылган Фатих Кәрими совет матбугатында озак еллар эшләп килә. Ул Оренбургта чыккан «Эшчеләр дөньясы», «Юл», «Сабан» газеталарына языша, шул басмаларның редколлегияләренә кертелә. Аның 1919 елның 2 апрелендә «Эшчеләр дөньясы» газетасында «Карт эшче» имзасы белән басылган мәкаләсе аерым игътибарга лаек.
Бер үк вакытта Ф.Кәрими Оренбургта мәдәният, укыту, тәрбия эшләрен оештыру һәм алып баруда актив катнаша. Татар, башкорт һәм казакъ мәктәпләренә мөгаллимнәр әзерләү курсларында укыта. Оренбургта 1919 елның көзендә мәгариф институтлары (татарлар өчен аерым, башкортлар өчен аерым) ачыла. Соңрак шунда ук татар педагогика техникумы оештырыла. Ф.Кәрими, бу уку йортларының өлкән укытучыларыннан берсе буларак, шәхсән яшьләрне тәрбияләүгә, белем бирүгә зур өлеш кертә. Шул ук елларда Оренбургта татар мәгариф институты каршында әдәбият түгәрәге оеша, аның да җитәкчесе Ф.Кәрими була. Аның эшендә яшь шагыйрь Муса Җәлил дә актив катнаша. Шул түгәрәк юлламасы белән М.Җәлил Казанга укырга китә.
1925 елның гыйнварыннан башлап Ф.Кәрими Мәскәүгә күчеп китә, СССР халыкларының Үзәк нәшриятында эшли һәм Н.Нариманов исемендәге Көнчыгыш институтында төрек теле укыта башлый.
Ф.Кәрими Көнчыгышны өйрәнүче бик күп галимнәрдән һәм язучылардан үзенә килгән хатларны, күп кенә газета-журнал мәкаләләрен җыеп барган. Ул материаллар хәзер Татарстанның Милли архивында саклана.
Фатих Гыйльман улы Кәрими 1937 елның 4 августында Мәскәүдә кулга алына, 27 сентябрьдә «төрек шпионы» дип хөкем ителә, шул ук көнне атып үтерелә. 1959 елның 8 декабрендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе тарафыннан аның исеме аклана.
1998 елдан Әлмәт районының Миңлебай авылында Фатих Кәрими музее эшли. Музей экспозицияләре Ф.Кәриминең һәм аның фикердәшләренең тормыш сәхифәләрен яктырта. Әтисе Гыйльман ахун турында аерым стенд ясалган. Шулай ук Р.Фәхреддин казый мәкаләләре, «Вакыт» газетасының кайбер саннары урын алган. Кунакларны Ф.Кәриминең шәхси әйберләре, китаплары күбрәк кызыксындыра. Төбәк музее буларак та күпләрне үзенә җәлеп итә. Авылдашлары турында мәгълүматлар, тарихи материаллар да шактый урын алган. Бу музейга Мөдәррис Әхмәдзәки улы Ибраһимов нигез салган.

Комментарийлар