Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарның милли каһарманы

Мирсәет Солтангалиев – XX гасырның иң күренекле шәхесләреннән берсе. Ул, Ленин һәм ленинчылардан аермалы буларак, дөньякүләм революциянең булмаячагын, аның урынына куәтле фактор рәвешендә колониаль Шә...

Мирсәет Солтангалиев – XX гасырның иң күренекле шәхесләреннән берсе. Ул, Ленин һәм ленинчылардан аермалы буларак, дөньякүләм революциянең булмаячагын, аның урынына куәтле фактор рәвешендә колониаль Шәрыкның уяначагын фаразлаган, 1919 елда ук «Жизнь национальностей» журналында коммунистларның Көнбатышка йөз тотуын өметсез гамәл, дип бәяләгән.[1]

Ул шулай ук Ленинның: «Колониаль һәм ярымколониаль илләр, капитализм фазасын үтмәстән, турыдан-туры социа­лизмга керәчәк» дигән фаразының да дөрес түгеллеген исбатлый алган. Шәрык илләренең социализмга түгел, ә милли-
азатлык революциясенә йөз тотачакларын, шуның нәтиҗәсендә өченче дөнья барлык­ка киләчәген дә күрәзәләгән.
Юлбашчының «Имперализм как высшая стадия капитализма» дигән әсәрен пыр туздырып, империализмның капитализмның кайбер стадияләренә генә түгел, ә барлык стадияләренә дә, хәтта социализмга да хас сыйфат икәнлеген күрсәтеп язган.
Аның тәгълиматына Сен-Катаяма, Мао Цзедун, Лю Шао Ци, Хо Ши Мин кебек шәхесләр дә битараф булмаган. Аларны шушы тәгълиматны тормышка ашыручылар дип атасак, һич кенә дә ялгышмабыз.
Портретлары юкка гына Мисыр Президенты Гамаль Габдел Насернең, Алжир революциясе лидеры Әхмәт Бен Белланең кабинетларын бизәмәгәндер. Моның сәбәбе шушы бөек шәхесләрнең Мирсәет Солтангалиевне үзләренә юл күрсәтүче итеп санаган булуларында.
М.Солтангалиевнең 100 еллык юбилее көннәрендә Әхмәт Бен Белланың, аның хезмәтенә зур бәя һәм рәхмәтләр белдереп, Казанга телеграмма җибәрүе дә нәкъ шул хакта сөйли.

Аның марксизм-ленинизм тәгълиматын шик астына куйган беренче шәхес икәнлеге Баруна Деның 1999 елда ЮНЕСКО оештырган зур конференциясендә дә ачык итеп әйтелде.[2] Япон тарихчысы Ямамучи, инглизле М.Родинсон, француз галимәсе Александра Беннигсен үзләренең шушы бөек шәхескә багышланган хезмәтләрендә М.Солтангалиевнең күрәзәчелегенә зур бәя бирәләр һәм аның өченче дөньяның идеологы икәнлеген документаль рәвештә раслыйлар.
1892 елның 13 июлендә Стәрлетамак өязенең Елебет исемле ерак татар авылында дөньяга килгән кешенең дөньякүләм биек­леккә күтәрелүен могҗиза дип карарга да ярый. Бу – чыннан да шулай. Ләкин бу феноменны, XIX – XX гасыр чигендә 300 елдан артык коллыкта яшәгән татарның өстеннән кабер туфрагын кагып төшереп, горур рәвештә тарих мәйданына чыгуның җимеше дип билгеләсәк, бигрәк тә дөрес булыр. Күренек­ле башкорт тарихчысы Билал Юлдашбаев язганча, татарның мисали рәвештәге ислам милләтенә әверелүе, әдәбият мәйданына Тукай, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сөнчәләй, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Галиәсгар Камал кебек бөек язучыларыбыз чыккан, дистәләгән газета-журнал, миллионлаган тираж белән китаплар чыгарыла башланган, татарның театры, музыкаль сәнгате барлыкка килгән гүзәл үзгәрешләр чоры бу.
Солтангалиев феномены – әнә шул гүзәл алгарышның бер җимеше, татар акылының дөньякүләм тантана итүенең якты күренеше.
Әйе, шәхесләрне чор үзе тудыра, тарих мәйданына да үзе алып чыга. Бу – Россияне революция чорнап алган, халыкларының йокыдан уянган еллары. «Уяндык без бишенче елның бер таңында», – дип язган Тукаебыз. Солтангалиевне дә, бик күп зыя­лыларыбызныкы кебек үк, шушы революциянең якты таңы уята, аны милли-азатлык көрәше мәйданына чакыра.

Солтангалиевкә табигатъ зирәк акыл биргән. Искиткеч милли җанлы әтисе – халык укытучысы Хәйдәргали ага, аңа милли рух сеңдереп, акылын камилләштерүгә юл ачкан, китап сөяргә, бертуктаусыз белемен арттырыр­га өйрәткән. Мирсәетнең өйләрендәге бай китапханәдә дә, Бәләбәй земствосы китапханәсендә дә укымаган китабы калмаган. Ул Көнчыгыш һәм Көнбатыш авторларының, рус классикларының әсәрләре белән шул вакытта ук таныша башлый. Үз халкының тарихы белән ныклап кызыксына, аны коллыктан иреккә чыгару хыялында яши башлый.
Казан укытучылар мәктәбендә укый башлагач, җирле социалистлар белән танышып, тыелган әдәбиятны өйрәнүгә керешә.
Ул чорда күп яшьләр социализм идеясе белән мавыга. Ләкин Мирсәет өчен бу ниндидер мавыгу гына булмый. Ул шушы тәгълиматтан капитализм тарафыннан сытылган дөньяны коткару ачкычын эзли. Һәм акрынлап Көнбатыш пролетариатының гына түгел, ә бигрәк тә колониаль Шәрык һәм андагы мөселман халыкларының изелгән дөнья икәнлегенә төшенә башлый. Әлбәттә, аның өчен беренче нәүбәттә үз кавеме татар халкы була.
Ул, социализмның азатлык идеяләренә таянып, акрынлап дөньяга карата үз карашын тудыра. Большевикларның калкып чыгуы аңарда коллыкта яшәгән халыкларга ирек бирү өметен уята. Һәм шушы өмет аны алар сафына китерә.
М.Солтангалиев бик күп милли каһарманнар кебек үк революция дулкынына чума. 1917 елда Казанда ул, Мулланур Вахитовның якын көрәштәше буларак, Мөселман социалистлары комитетын төзүдә катнаша. Бу комитетта эсерлар да, большевиклар да бергә кулга-кул тотынышып эшли. Монда эсер Фуат Туктаров та, большевик Камил Якуб та һәм башка бик күп милли-азатлык каһарманнары бергә була. Комитетның М.Вахитов нәширлегендәге «Кызыл байрак» газетасы, Ф.Туктаровның «Корылтай» газетасы, Уфадагы большевистик «Алга», Г.Ибраһимовның «Ирек» газеталары милли-азатлык проблематикасын беренче урынга чыгара.
1918 елда, Мулланур Вахитовның фаҗигале үлеменнән соң, моңарчы аңа йөкләнгән Үзәк мөселман комиссариатын, Үзәк мөселман хәрби коллегиясен җитәкләү Мирсәет Солтангалиев җилкәсендә төшә.

Шул ук вакытта ул татар-башкорт мөнәсәбәтләрен җайлауга да зур өлеш кертә. Ул ике халыкны да якын күрә һәм киләчәктә аларның бердәм республикалары булачагына инана. 1917 елның декабрендә игълан ителгән Башкорт республикасын Совет хөкүмәте тарафыннан танытуга үз өлешен кертә. Ул, башкортлар белән якын мөнәсәбәттә булганлыктан, арадашлык вазифасын башкара. Нәтиҗәдә, моңарчы Колчак ягындагы башкорт гаскәре, Солтангалиев аның Реввоенсовет әгъзасы булган кызылларның 2 нче армиясенә килеп кушыла. 1919 елның 20 мартында Совет һәм башкорт хөкүмәтләре тарафыннан килешү төзелеп, Башкортстан республикасы таныла.
М.Солтангалиев, Милләт эшләре буенча Халык Комиссариатының җаваплы хезмәткәре рәвешендә Төньяк Кавказ республикаларын оештыру комиссиясенең рәисе буларак, тау халыкларының дәүләтчелекләрен булдыру эшенә зур өлеш кертә, аларга күбрәк хокук бирү өчен зур тырышлык куя.
Аның СССРны төзү елларындагы эшчәнлегенә әлегәчә тиешле бәя бирелгәне юк. Ә бит ул бу илне ирекле һәм тигез хокук­лы халыклар берлеге рәвешендә формалашуын алга сөрүчеләрнең беренчесе, аларның юлбашчысы була.
СССР төзүне хәл иткән РСФСР Советларының X съездында кискен бәрелеш­ләр була. Аның милли секциясендә
М.Солтангалиев инициативасы белән яңа дәүләтнең тигез хокуклы республикалар союзы булуын таләп иткән мөрәҗәгать кабул ителә. Республика вәкилләренең имзаларын Шамил Усманов җыя. Съездның милли фракциясендә татарлардан –
М.Солтангалиев һәм К.Мохтаров, башкортлардан – М.Халиков, казахлардан –
С.Мендишев, үзбәкләрдән А.Хидыргалиев чыгыш ясый. Алар СССРга барлык респуб­ликаларның да тигез хокуклы рәвештә яңа дәүләтнең учредительләре рәвешендә керүләрен таләп итәләр.
М.Солтангалиев республикаларның
СССРга РСФСР составында керүләрен кирәксез гамәл, аларга карата үги балаларга булган караш дип бәяли.
Хәер, ул инде 1919 елның апрелендә булып үткән РКП(б)ның VIII съезды делегатларының милли үзбилгеләнү хокукына карата мөнәсәбәтләрен белдергән сүзләрен үз колаклары белән ишеткән була. Аларның берсе – Г.Пятаковның бу хокукны кайбер вакытта мәҗбүри рәвештә уйналырга тиешле дипломатик уен гына һәм аңа һич кенә дә җитди караш булырга тиеш түгел диюе, икенчесе – А.Томскийның аны вакытлы рәвештә кулланыла торган котылгысыз чара гына дигән сүзләре аны ачындыра да, көендерә дә. Ләкин ул әле Ленин һәм Сталинның да шушы фикердә булуына тулысы белән ышанып бетми.
Партия һәм ил җитәкчеләре М.Солтангалиевкә беркайчан да тулы ышаныч белән карамаганнар. Аларга аның тирән акылы гына кирәк булган. Әйтик, 1920 елда, Татарстан Республикасы формалашкан чакта, аны Халык Комиссарлары Советы рәисе итеп билгеләү турындагы тәкъдимне Сталин катгый рәвештә кире кага. Аның урынына бу постка Сәхибгәрәй Сәетгалиев билгеләнә.
Шундый ук хәл 1922 елда да кабатлана. Башкортстан Советлар съездында Халык Комиссарлары Советы рәисе урынына –
Мирсәет Солтангалиев, ә Башкорт Үзәк Башкарма Комитеты рәисе постына Муса Мортазин кандидатуралары тәкъдим ителә. Ләкин тәкъдим үтми кала. Чөнки бу – Солтангалиевнең Татарстан белән Башкортстанны союздаш республикалар дәрәҗәсенә күтәрү өчен көрәштәге позициясенең ныгуына китерәчәген Сталин бик яхшы аңлаган була. Аңа Солтангалиевнең милли республика башында булуы һәм шул сыйфатта Советларның X съездында Татарстан яки Башкорт­стан исеменнән чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булуы һич кенә дә кирәкмәгән.
Шулай да М.Солтангалиев съезд алдыннан зур активлык күрсәтә. Казахстан республикасы Совнаркомы рәисе С.Мендишевның «Париж» кунакханәсендәге бүлмәсендә съездга милли республикалардан сайланган делегатларның фракция утырышы була. Анда Татарстаннан –
К.Мохтаров, Г.Мансуров, Р.Сабиров, Ш.Усманов, Башкортстаннан – М.Мортазин, М.Халиков, Казахстаннан – С.Мендишев һәм М.Мурзагалиев, Төркестаннан шул вакыттагы Үзәк Башкарма комитеты рәисе С.Хадыралиев катнаша.
М.Солтангалиев үз чыгышында аларны съездда бергәләшеп, оешкан төстә хәрәкәт итәргә чакыра. Җыелышта партия Үзәк Комитеты исеменә милли республикаларны һәм өлкәләрне СССР составына союздаш респуб­ликалар рәвешендә кабул итү хакында карар чыгарыла. Делегатлар чыгышларында да шушы фикер яңгырарга тиеш була.
Съездның фракция утырышында шушы таләп М.Солтангалиевнең үзенең, К.Мохтаровның, М.Халиковның, С.Мендышев һәм С.Хадыралиевнең чыгышларында яңгырый. Ләкин Сталин аны: «Бу – Россияне таркатуга юнәтелгән таләп», – дип кире кага.
1923 елның апрелендә булып үткән партиянең XII съездында СССР шушы рәвешендә төзелүенә каршы көчләр туплана. Съезд алдыннан моның өчен Солтангалиев зур әзерлек эше алып бара. Казахстанның Мәскәүдәге вәкиле Мурзагалиев, Башкортстан вәкиле Абдулла Әдһәмов белән элемтәгә керә. Съездга ныклап әзерләнүләрен сорап, Азәрбайҗанга, Төркестан, Татарстан, Кырым һәм Башкортстанга хатлар җибәрә.
Съезд барышында Татарстан, Казахстан, Төркестан, Азәрбайҗан, Грузия һәм Дагстан вәкилләреннән Үзәк Комитетка каршы оппозицион төркем төзелә. Төркемнең платформасы барлык милли республикаларны да СССРга тигез хокуклы рәвештә кабул итү, үзәкләштерү сәясәтен йомшарту, милли рес­публикаларның үз хәрби көчләрен булдыру тәкъдимнәреннән торган була. Ләкин кайбер делегатларның куркып чигенүләре аркасында платформа тормышка ашмый кала.
Шулай да, милли төбәкләрнең оешуы җитешле рәвештә булмаса да, съездда оппозицион тәкъдимнәр шактый нык яңгырый. Л.Троцкий да Үзәк Комитетның милли сәясәтен бик нык тәнкыйтьли. Украина һәм Грузия делегатлары да СССРның барлыкка килүен республикаларның хокукларын кысу, аларны авызлыклау дип бәялиләр.
Бу көннәрдә М.Солтангалиев казах Турар Рыскулов, грузин Б.Мдивани, азәрбайҗан Н.Наримановлар белән нык аралаша, күп нәрсәләрне күрә, ишетә. Һәм коммунистларның милли проблеманы хәл итәргә җыенмауларын, аны власть өчен көрәштәге уен коралы итеп кенә караганлыкларына ныклап ышана.
Мәгълүм органнарда аңарга карата компромат артканнан-арта бара. Ул күптән инде күзәтү астына калган була. Аның һәрбер язган хаты алар кулына керә тора. Нәтиҗәдә, аңа карата досье булдырыла. Әлеге досье М.Солтангалиевнең СССР төзү вакытындагы Сталин карашларына каршы булган мәгълүматлар хисабына тагын да байый төшә.
Шунысы игътибарга лаек: Сталин М.Солтангалиевне кулга алырга дигән әмерне үзе бирә. Моңа каршы Г.Зиновьев: «Бу – милли төбәк вәкилләрен куркытмасмы икән, бәлки, аңа тимәскәдер» дигән язу җибәрә. Сталин аңа җавап итеп болай дип язган: «Страхов таких не разделяю, контрреволюционеров надо бить всегда... Этим мы только поддержим тех национальных коммунистов на окраи­нах, которые задыхаются в борьбе с Султан-Галиевым, поддерживаемыми Троцким.[3] Сталин шулай ук Бухаринның «нельзя, чтобы из Султан-Галиева сделали мученика» дигән сүзләренә дә шушы ук рәвештә җавап бирә.
Нәтиҗәдә, ул партиядән чыгарыла, эшеннән азат ителә һәм кулга алына. Аның эше махсус рәвештә җыелган РКП(б) Үзәк Комитеның милли оешмалар катнашында уздырылган IV киңәшмәсендә карала. Анда аны яклап чыгучылар булса да, Сталин үзенекендә тора. Киңәшмәдә М.Солтангалиевне буржуаз милләтчелектә гаепләү фикере тантана итә. Аны партиядән чыгаралар, эшеннән алалар.
Кәшшаф Мохтаров, Рәүф Сабиров кебек көрәштәшләре аңа, хаталарын танып, партия сафларында торгызуны сорап, Сталинга хат язарга киңәш итәләр. Алар, әлбәттә, М.Солтангалиев, партиягә кайтып, ниндидер югары постка билгеләнсә, милләткә күбрәк файда кыла алачагыннан чыгып эш иткәннәр.
М.Солтангалиев бу вакытта Россиянең СССР рәвешендә озак яши алмаячагына тулысы белән ышанган була.
Бу – аның 1924 елда барлыкка килгән «Об основах экономического, политического и культурного развития тюркских народов» дигән хезмәтендә тулы чагылыш таба. Аны гениаль әсәр дип билгеләү һич кенә дә ялгыш булмастыр. Чөнки ул, беренчедән, методологик яктан төгәл. Икенчедән, ул – дөньякүләм үзгәрешләрне җентекләп тасвирлаган, капитализмга тулы бәя биргән хезмәт. Аның бәяләмәләре марксизмга капма-каршы. Автор бу хезмәтендә Шәрык дөньясының бүгенгесен генә түгел, аның иртәгәсен дә билгели. Алай гына да түгел, һәрбер Шәрык иленең язмышын күрәзәли, яңа барлыкка килгән СССРга да әнә шул күзлектән чыгып бәя бирә. Ул, Мәскәүнең төрки халыкларны бүлгәләп, аларны таркату сәясәтенә аерым басым ясый һәм моның илне таркатуга китерүен фаразлый. «Россия күпмилләтле рус дәүләте буларак үзенең таркалуына йөз тота. Монда властька кайсы гына сыйныф килсә дә, аларның берсе дә аның элеккеге бөеклеген торгыза алмас. Панрусистлар, СССРны төзеп, күпме генә бердәм һәм бүленмәс Россияне торгызырга, башка халыклар өстеннән великоруслар гегемониясен урнаштырырга, республикаларның хокукларын гади провинция хокуклары белән тәңгәлләштерергә тырышсалар да, бу кире нәтиҗәләргә китерәчәк. Бүгенге СССР рәвешендә торгызылган Россиянең гомере кыска булыр. Ул таркалыр». Бу – минем ирек­-
ле тәрҗемәм генә. Аның русчасы күпкә көчлерәк һәм үтемлерәк.
1928 елда ул янәдән кулга алына һәм шул елның ахырыннан башлап, 1931 елның 1 мартына кадәр төрмәдә одиночкада утыра. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Әлеге карар 10 еллык сөргенгә җибәрү карары белән алмаштырыла. Һәм М.Солтангалиев 1934 елга кадәр Соловкида сөргендә була. Ул монда да тик тормый, көрәшен дәвам иттерә. Кәшшаф Мохтаров, Борһан Мансуров, кырымлы Дерен Аерлы һәм башка сөргендәгеләрне үз тирәсенә туплый.
1938 елда Мирсәет Солтангалиев соңгы мәртәбә кулга алына. Казанның Черек күл подвалында газап чигә. Аннан бертуктаусыз сорау алалар. Күз алдына да китерә алмастай җәзаларга тарталар. Шушы эшләрнең тоткын шаһитлары аның шул газапларга чыдый алмый кычкырулары бөтен төрмәгә яңгырап торды, дип сөйләгәннәр.
Рәсми документларга караганда, ул 1940 елның 8 декаберендә үлем җәзасына хөкем ителә. Бу карар тормышка ашырылганмы  юкмы – билгеле түгел. Аны моннан поездга утырып киткәнлеген дә күрүчеләр булган дип тә сөйләгәннәр.
Сталин аны үз янына алып, аны башка эшкә юнәлткән дигән хәбәрләр дә юк түгел. Аның турында тагын әллә нинди имеш-мимешләр бар. Боларны әле тулысы белән ачыклыйсы бар.
Ләкин ничек кенә булмасын, аның идеяләре бүген дә үзенең дөреслеген раслап килә. Нәкъ ул фаразлаганча, СССР таркалды. Ул әйткәнчә үк, Көнчыгыш уянып, дөньяга яшәү мисаллары тудыра, зур тизлек белән алга бара. М.Солтангалиев идеяләренең кояшы һаман да балкый.
Кем ул Солтагалиев? Бу сорауга без: «Ул – бөек шәхес», – дип җавап бирәбез.
Ул – безнең милли горурлыгыбыз, аны оныту һич кенә дә мөмкин түгел!
 
Индус ТАҺИРОВ,

Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы

 

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ