Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан беренче тапкыр ил күләмендәге ярминкәдә катнаша

Берәүгә дә сер түгел: хезмәт базарында кадрлар кытлыгын җайга салу, эш таба алмаудан йөдәгәннәргә ярдәм итү максатыннан  төрле төбәктә төрле вакыт аралыгында эшкә урнаштыру – вакансияләр ярминкәл...

Берәүгә дә сер түгел: хезмәт базарында кадрлар кытлыгын җайга салу, эш таба алмаудан йөдәгәннәргә ярдәм итү максатыннан  төрле төбәктә төрле вакыт аралыгында эшкә урнаштыру – вакансияләр ярминкәләре моңарчы да үткәрелеп киленде. Ә менә быелның 14 – 15 апрель көннәрендә буласы ярминкәнең моңарчы күрелгәне юк иде. Шуңа да ул «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы дип атала. Ягъни бер үк вакыт аралыгында бөтен ил күләмендә һәр шәһәр, район үзәкләрендә вакансияләр ярминкәләре гөрләячәк. Аларда студентлар һәм мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук карьерасын үзгәртергә хыялланучылар катнаша ала.
Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсендә сәнәгатьнең төрле тармаклары: кече һәм урта бизнестан алып эре корпорацияләр карамагындагы эш бирүчеләр катнаша. Татарстанда ул 26 мәйданчыкта узачак. Аларда 300 предприятие эш урыннары тәкъдим итәргә җыена. Алар арасында Яшел Үзәндәге Горький һәм  Серго исемендәге заводлар, Казандагы вертолет, авиация, дары һәм «Элекон» заводлары, мотор төзүчеләр берләшмәсе , Менделеевскидагы Л.Карпов исемендәге химия заводы, «КамАЗ», «Ремдизель» заводлары бар. Монысы әле төбәк этабы гына, ә июнь аенда гомумфедераль вакансияләр ярминкәсе оештырылачак. Ярминкәгә килүчеләрне резюмены ничек дөрес итеп язарга өйрәтәчәкләр, алар өчен мастер-класслар  эшләячәк. Шулай ук мәгариф учреждениеләре өчен презентацияләр, интерактив мәйданчыклар, карьера ясауга багышланган остаханәләр, профориентация чаралары уздыру да күздә тотыла.
Казанда вакансияләр ярминкәсе 14 – 15 апрель көннәрендә иртәнге сәгать10 нан көндезге сәгать 1 гә кадәр КФУның икенче уку бинасындагы мәрмәр залда үтәчәк.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ