Татарстан игенчеләре 5 млн тонна икмәк җыеп алган

Татарстанның авыл хезмәтчәннәре басулардан 5 млн тонна ашлык җыеп алган. 1357 мең гектар мәйданда игеннәр инде суктырылган, бу 94 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уртача уңыш гектарыннан 36,8 центнер.

Аерым бер районнар урып-җыю эшләрен тулысынча тәмамлаган. Бу – Әтнә, Балтач, Нурлат, Кукмара, Югары Ослан районнары.

Ашлык суктыруда лидерлар: Тәтеш – 214,5 мең тонна, Буа – 198,7 мең тонна, Арча районы – 197 мең тонна.

Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *