Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан хатын-кызларына үз эшләрен булдырырга ярдәм итәчәкләр

Татарстанда «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» дигән бушлай эшмәкәрлек курсы узачак. Республикада яшәүче хатын-кызлар остазлар җитәкчелегендә үз эшләрен башлап җибәрә алачаклар. Укулар Татарстан Республикасы Э...

Татарстанда «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» дигән бушлай эшмәкәрлек курсы узачак. Республикада яшәүче хатын-кызлар остазлар җитәкчелегендә үз эшләрен башлап җибәрә алачаклар. Укулар Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты һәм «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында оештырыла.
Программа 6 атнага исәпләнгән. 23-нче октябрьдән 27-нче ноябрьгә кадәр катнашучылар онлайн- һәм офлайн-форматта укыячак, бизнес-экскурсияләр һәм бизнес-иртәнге ашларда булачак, ә соңыннан үз проектларын яклаячак. Гамәлдәге экспертлар һәм хатын-кыз-эшмәкәрләр үз карамагындагыларга эшмәкәрлек идеяләрен эзләү һәм бәяләү технологияләрен, маркетинг нигезләрен, персонал белән эшләү системасын өйрәнергә, икътисади эшмәкәрлек моделен, алга җибәрү стратегиясен эшләргә, идеяне гамәлдә эшли торган проектка әйләндерергә ярдәм итәчәкләр.
Уку тәмамлангач, чыгарылыш укучылары эшкуарлык нигезләре буенча программа узу турында дәүләт үрнәгендәге дипломнар белән бүләкләнәчәк.
«Хатын-кызлар эшкуарлыгы» проектында катнашу өчен 15-нче октябрьгә кадәр сайтта гариза тапшырырга кирәк. Мәгълүматны +7(904)670-62-81 телефоны буенча белергә була.
Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ