Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан лагерьларында кышкы каникуллар вакытында алты меңнән артык бала ял итте

Шәһәр читендәге учреждениеләрдә һәм кышкы каникуллар вакытындагы көндезге ял лагерьларында алты меңнән артык бала ял итте. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.«Балалар һәм...

Шәһәр читендәге учреждениеләрдә һәм кышкы каникуллар вакытындагы көндезге ял лагерьларында алты меңнән артык бала ял итте. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Балалар һәм яшүсмерләрнең сыйфатлы ялы - безнең төп өстенлекләрнең берсе. Безнең өчен программаларга төрле категориядәге балаларны — сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм катлаулы тормыш шартларына дучар булган балаларны җәлеп итү аеруча мөһим», — диде ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков.
«Безнең бурыч — туклану, яшәү өчен максималь уңайлы шартлар булдыру, урнашу урыны, лагерьлар концепциясе, тематикасы буенча сменаларны сайлап алуны тәкъдим итү иде. Бу каникулларда балалар үзләренең яраткан эшләрендә күнекмәләрне үстерү, яңа дуслар табу һәм вакытны кызыклы үткәрә алу өчен мөһим», - дип аңлатты ул.
Министрлык вәкиле шулай ук ата-аналардан социаль челтәрләр һәм лагерь җитәкчеләре аша алынган кире элемтәнең мөһимлеген искәртте.
Ремонттан соң беренче тапкыр «Мирас - Наследие» этнолагеренда смена оештырылды, чара 2-8 гыйнварда 79 бала һәм яшүсмер катнашында узды. Узган ел биредә «Җәй - балаларга» республика программасы буенча капиталь ремонт тәмамланды.
tatar-inform.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ