Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

21 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең Интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, «Хозур ТВ» YouTube каналында күзәтеп булачак.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *