Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләрендә финанс грамоталыгына өйрәтәчәкләр

15 сентябрьдә Татарстан мәгариф учреждениеләрендә финанс грамоталыгы онлайн-дәресләрнең көзге сессиясе башланачак.Россия Банкының республика буенча бүлекчәсе — Татарстан буенча Илкүләм банк матбу...

15 сентябрьдә Татарстан мәгариф учреждениеләрендә финанс грамоталыгы онлайн-дәресләрнең көзге сессиясе башланачак.
Россия Банкының республика буенча бүлекчәсе — Татарстан буенча Илкүләм банк матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проектта 6–11 нче сыйныф укучылары, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашачак.
«Дәресләрдә укучылар җыелган акча, кредит һәм иминиятләштерү, инвестицияләр, салымнар һәм пенсия тупланмалары өчен финанс инструментлары, шулай ук банк картасыннан ничек куркынычсыз файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында беләчәк. Моннан тыш, һөнәр сайлауга аерым игътибар биреләчәк. Бу белем тормышта һичшиксез кирәк булачак, һәм аларны мәктәп эскәмиясеннән үзләштерергә кирәк», — диде Татарстан Республикасы буенча Илкүләм банк идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Дәресләр Россиянең финанс өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре катнашында узачак.
Онлайн-дәресләргә мәктәпләрдә генә түгел, өйдән дә кушылырга мөмкин. Дәресләргә кушылу өчен расписание һәм инструкция проект сайтында урнаштырылган.

«Татар-информ» материалы буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ