Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан министрлары татар теле курсларын уза башлады

Татарстан Республикасы министрлары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы базасында оештырылган татар теле курсларында укый башлады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.Мәгариф министрлыгы бу к...

Татарстан Республикасы министрлары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы базасында оештырылган татар теле курсларында укый башлады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.
Мәгариф министрлыгы бу курсларны Казан федераль университеты базасында алып бара. Аңа кадәр җитәкчеләр барысы да татар телен белү дәрәҗәсен билгели торган тест узганнар. Булган базага өстәмә күнекмәләр һәм яңа тел белеме өстәләчәк.
Күп кенә министрлык җитәкчеләре татар телен белә, әмма халык алдында чыгыш ясау өчен җитәлек дәрәҗәдә түгел.
«Министрлар Казанда гына эшләми, нигездә татар телле районнарга да чыгалар. Шуңа күрә татар теле өлкәсендә эшне көчәйтергә кирәк», - дип билгеләп үтте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт Йортында узган брифингта.
Курсларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башкалар үзләштерә башлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ