Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Президенты туган телләрне укыту буенча мәгариф системасына бурычларны билгеләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган телләрне укыту мәсьәләсендә мәгариф системасы алдында бурычларны билгеләде. Бу хакта ул Кукмара муниципаль районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләр...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган телләрне укыту мәсьәләсендә мәгариф системасы алдында бурычларны билгеләде. Бу хакта ул Кукмара муниципаль районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында ясаган чыгышында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 


"Тел буенча авыр чорны уздык. Проблемалар озак вакыт хәл ителмәве безнең дә кимчелек. Ул мәсьәләләрне бездән башка беркем чишмәячәк", - диде Татарстан Президенты.


Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә гражданнарның туган телләрне өйрәнү буенча Конституциядә каралган хокуклары үтәлеше мәсьәләсенең игътибарга алынмавын билгеләп үтте. "Сайланган укыту планнары ихтыяҗларны канәгатьләндерә алмады. Белем бирү учреждениеләрен гамәлгә куючылар буларак, муниципаль берәмлекләр дә бу мөһим мәсьәләгә тиешле игътибар күрсәтмәде. Хәзер төп бурычлар - дәүләт һәм туган телләрне укыту методикасын камилләштерү. Телләрне укыту буенча цифрлы укыту-методик комплекс булдыруга ихтыяҗ туды", - дип әйтте ул.


Республика җитәкчесе кадрлар потенциалы, үсеп килүче буында төрле милләт һәм дин вәкилләренә ихтирамлы караш тәрбияләү кебек бурычларны билгеләп узды. Июльдә "Мәгариф турындагы" федераль законга туган телләрне укытуга кагылышлы үзгәрешләр кертелгәнен дә искәртте.


"Алар мәгариф системасы алдында бурычлар куя. Уку программаларында туган телләрне өйрәнү мәҗбүрилеген, белем алучыларның контингентын исәпкә алуы мөһим. Әти-әниләр белән эшләү кирәк", - диде Президент.


"Тел - аралашу чарасы гына түгел. Һәр миләтнең тарихы, дөньяга карашы да. Шуңа күрә туган телдә тиешенчә укыту, яшь буынны милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәтү алдынгы бурычның берсе булып тора", - дип әйтте ул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ