Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары арасындагы IT-чемпионнар 270 смартфон алачак

Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе старт алды. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкән яшьтәгеләрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервисларны даи...

Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе старт алды. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкән яшьтәгеләрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервисларны даими куллануга күнектерү һәм шуның белән мөмкин кадәр күбрәк баллар җыю. Бәйге укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер кулланудагы грамоталылыгын арттыру максатыннан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.


Бәйге ике этапта узачак: 2018 елның 18нче сентябреннән 30нчы ноябренә кадәр һәм 2019 елның 1нче февраленнән 30нчы апреленә кадәр. Һәр этапның нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында 3 җиңүче билгеләнәчәк һәм аларга смартфон бүләк ителәчәк. Укучылары иң күп уртача балл җыйган иң актив сыйныф җитәкчеләре өчен аерым номинация булачак.


Бәйгедә катнашу өчен укучыга әти-әнисенә яисә башка өлкән яшьтәгеләргә uslugi.tatarstan.ru Порталына керергә булышырга һәм укучының edu.tatar.ru сайтындагы (ТР Электрон белем бирү) логинын шәхси кабинетта саклап куярга кирәк. Өлкәннәр Порталны кулланган саен (электрон рәвештә гариза бирсәләр, хезмәт күрсәтү өчен түләсәләр яисә счетчик күрсәтмәләрен җибәрсәләр) укучыга баллар автоматик рәвештә өстәлеп барачак. Кайсы укучының логинын күбрәк өлкән кулланучы Порталда үзенең шәхси кабинетына беркетсә, шуның күбрәк балл җыюга мөмкинлеге артачак.


Каташыгыз!


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ