Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучыларын «Цифрлы гигиена» ярдәмендә буллингтан һәм экстремизмнан саклыйлар

Татарстанда ярты ел эчендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауга юнәлтелгән 500дән артык чара уздырылган, шул исәптән онлайн-форматта. Аларда бөтен Татарстаннан 18, 9 мең яшь кеше катнашкан....


Татарстанда ярты ел эчендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауга юнәлтелгән 500дән артык чара уздырылган, шул исәптән онлайн-форматта. Аларда бөтен Татарстаннан 18, 9 мең яшь кеше катнашкан. Монда «Цифрлы гигиена» проекты зур роль уйнады, дип сөйләде ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 




«Хәзер яңадан яңа формалар барлыкка килә - социаль челтәрләрдә балаларга аларны билгеле бер экстремистик төркемнәргә чакыручылар чыга. Безнең бурыч аларга интернетта үзләрен ничек тотарга кирәклеген белсеннәр өчен барлык инструментларны бирү», - диде Кондратьева.
Ул «Цифрлы гигиена» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде, аның төп максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне дезинформация һәм интернет-агрессия күренешләренең тискәре йогынтысыннан, шулай ук интернетта буллингтан саклап калу.
Аның сүзләренчә, бер елда проект 25 меңнән артык баланы колачлый алган, ә хәзер ул яңа уку елы кысаларында старт алган һәм республика мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында актив рәвештә алга бара.
«Бездә шулай ук ышаныч телефоны эшли. Ел саен без 35 меңгә якын шалтырату алабыз», – дип өстәде министр урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ