Татарстан укучыларын «Россия халыклары традицияләре» онлайн-квестында катнашырга чакыралар

10 июньнән 30 августка кадәр 1–11 нче  сыйныф укучылары өчен “Россия халыклары традицияләре” дигән онлайн-квест үткәрелә.

Балалар анда күңел ачу рәвешендә Россия халыклары традицияләренең күптөрлелеге, үзенчәлекләре һәм чыганаклары белән танышачак. Онлайн-тестка  төрле халыкларның көнкүреше, бәйрәмнәре һәм шигырьдән алып  биюгә кадәр уникаль сәнгать әсәрләре турында сораулар кергән.
Онлайн-квест Россия Мәдәният һәм Мәгърифәт министрлыклары тарафыннан тормышка ашырылучы “Культура для школьников” проекты, 2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында үткәрелә.

“Россия халыклары традицияләре” онлайн-квестында катнашучыларны теркәү 6 июньдә https://traditions.foxford.ru сайтында ачылган.

Квестта катнашучылар һәм җиңүчеләргә махсус призлар тапшырылачак. “Культура для школьников” Бөтенроссия проекты буенча әзерләнгән өстәл уенына ия булу өчен, квест узарга һәм ВКонтакте челтәрендә, #вдобрыхтрадициях хэштегын куеп, нәтиҗәсе белән уртаклашырга кирәк.

Россия Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.