Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан вузлары ничәнче урында?

Төрле агентлыклар һәм тикшеренү үзәкләре ел саен дөньядагы югары уку йортларының рейтингын билгели. Күптән түгел билгеләнгән рейтингка дөньяның 104 иленнән 1800 университет кергән. Анда Англиянең Оксф...

Төрле агентлыклар һәм тикшеренү үзәкләре ел саен дөньядагы югары уку йортларының рейтингын билгели. Күптән түгел билгеләнгән рейтингка дөньяның 104 иленнән 1800 университет кергән. Анда Англиянең Оксфорд һәм Кембридж университетлары беренче һәм өченче урынны алып тора. Ә АКШның Гарвард университеты – икенче урында. Шунысын да әйтергә кирәк: Оксфорд университеты менә җиденче ел рәттән инде беренчелекне алып тора. Тагын шунысы да бар: АКШ университетлары сан буенча лидерлык итә. Әлеге океан арты иленнән исемлеккә берьюлы 177 университет кергән.
Әлеге исемлектә Россия вузларыннан иң яхшысы – Мәскәү дәүләт университеты. Ул 163 нче урынга куелган. КФУ исә 800 дән 1000 гә кадәр урынга эләккән. 1200 белән 1500 арасында Казанның тагын өч югары уку йорты – КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ һәм Казан дәүләт медицина университеты.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ