
«Соңгы кыңгырау» бәйрәм чарасын тантаналы уздыру Татарстан мәктәпләрендә күбесенчә 22– 23 майда узачак.
Быел Татарстан Республикасында 11 сыйныфны 14 844 укучы тәмамлый, шуларның 5 798 Казанда. Ә тугызынчы сыйныф укучылары – 41 192, шуларның 12 606 Казанда.
Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре атна дәвамында үтәчәк һәм 25 майга кадәр яңгыраячак. Алда унберенче сыйныф укучыларын җитди сынаулар – БДИ көтә. Исегезгә төшерәбез: РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм РФ Рособрнадзоры раслаган график буенча беренче имтихан җомга көнне, 26 майда узачак. География, әдәбият һәм химия фәннәреннән.
29 май көнне рус теленнән БДИ узачак. 1 июньдә математика (база һәм профиль дәрәҗәләре) буенча. 5 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары тарихны һәм физиканы, 8 июньдә җәмгыять белемен, 13 июньдә чит телләрне («Говорение» бүлегеннән тыш) һәм биологияне тапшырачак. 16 һәм 17 июньдә чит телләр буенча БДИ («Говорение» бүлеге), 19 һәм 20 июнь – информатика узачак. Имтиханнар җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты мәгълүматлары буенча
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты