Татарстанда киләсе елга яшәү минимумы күләме расланган. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.
Республикада җан башына яшәү минимумы күләме 12 966 сум тәшкил итәчәк. Алдагы елдагыга караганда 747 сумга күбрәк бу. Эшләүчеләр өчен ул 14 133 сум, пенсионерлар өчен – 11 151 сум, балалар өчен – 12 577 сум тәшкил итәчәк.
Быел Татарстанда җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы 12 219 сумны тәшкил итә.
Фәния Лотфуллина