Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 7 микрофинанслы программа расланды

Татарстанда санкцияләр шартларында эшкуарлыкка ярдәм итү буенча җиде микрофинанслы программа расладылар. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә ТР икътисад министрының беренче урынб...

Татарстанда санкцияләр шартларында эшкуарлыкка ярдәм итү буенча җиде микрофинанслы программа расладылар. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә ТР икътисад министрының беренче урынбасары – эшкуарлыкның һәм конкуренциянең үсеш Департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин сөйләде.
“Иҗтимагый һәм эшлекле оешма вәкилләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары вәкилләре белән республика дәрәҗәсендә узган очрашу нәтиҗәләре буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан финанслы һәм финанска бәйле булмаган программалар, чаралар комплексын эченә алган ярдәм чаралары пакеты эшләнде һәм расланды,” – диде чыгыш ясаучы.
Ул әлеге чаралар белән социаль эшкуарлар, товарларны чит илгә чыгаручылар, үзмәшгульләр, ферма, җитештерү предприятиеләре хуҗалары һәм башка эшчәнлек алып баручы хезмәт әһелләре файдалана ала, дип белдерде. 
ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарларга ярдәм итү фонды процентлы ставкаларның күләме Россия Үзәк банкының иң соңгы арттырылуына кадәр хәрәкәттә йөргән төп ставкасының зурлыгы белән тигезләшкән 7 микрофинанслы программа эшләтеп җибәрә. Льготалы программалар буенча ставкалар 3 елга кадәр вакыт белән 0,1% тан алып, 13,5% суммага кадәр 5 млн сум тәшкил итә. 

  • “Чит илдән кергән товарларны алыштыру” (“Импортозамещение”) продуктларын еллык ставкасы 9,5 % буенча, 3 елга кадәр вакыт белән 5 млн сумга кадәр – кече һәм урта предприятие субъектлары өчен, дус булмаган илләрдә җитештерелгән товарларга, чималга һәм материалларга алмаш эзләү өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен эшкәртү өлкәсеннән;

  • Гамәлдәге кредитларны базар шартларындагы яңа кредит шартларына күчерү (рефинанслау) 9,5 % еллык ставка буенча, 3 елга хәтле вакыт белән 5 млн сумга кадәр – инвестиция максатларында “йөзмә”(ипотека, кредит, облигация кебек бурыч инструментлары) процентлы кредиты булган кече һәм урта предприятие субъектлары өчен;

  • “Ярдәм” (Содействие”) 13,5 % еллык ставка буенча, 2 елга хәтле вакыт белән 5 млн сумга кадәр – кече һәм урта предприятиеләрнең барлык субъектлары өчен;

  • “Үзмәшгульләр - 2022» («Самозанятые - 2022») 5,5% еллык ставка буенча, 2 елга хәтле вакыт белән 500 мең сумга кадәр - Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр өчен;

  • “Промпарклар” 9,5 % еллык ставка буенча, 3 елга хәтле вакыт белән 5 млн сумга кадәр – тулыланышы түбән булган индустриаль (сәнәгать) паркларның резидентлары (вәкилләре) өчен;

  • “Социаль эшкуарлык” 9,5 % еллык ставка буенча, 3 елга хәтле вакыт белән 5 млн сумга кадәр – социаль мәшгульлек реестрына кертелгән кече һәм урта предприятие субъектлары өчен ;

  • “Экспорт үсеше” 9,5 % еллык ставка буенча, 3 елга хәтле вакыт белән 5 млн сумга кадәр – продуктларны экспортка җибәрүче кече һәм урта предприятие субъектлары өчен.


Эшкуарлыкка ярдәм итүгә багышланган иң кызыклы хәбәрләр алдагы көннәрдә дөнья күрәчәк. Игътибарлы булыгыз!

Ирек НИГЪМӘТИ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ