Экспертлар әйтүенчә, карантин вакытында туган конфликтлар парлар өчен таркалу ачкычы булган. Шулай ук чикләүләр вакытында кешеләр никахлашу процедураларын кичектереп торган, ә хәзер үз планнарын тормышка ашыру белән мәшгуль.
Бу елны гыйнвар –-май айларында Татарстанда 5,89 меңнән артык аерылышу теркәлгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 61,8 % ка күбрәк. Тулаем алганда, Россия буенча биш ай эчендә аерылышучылар саны 44 % ка, 251,9 меңгә кадәр арткан, бу соңгы җиде елда абсолют максимум булып тора.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, аерылышу процедурасы катлаулырак булырга тиеш. Республика башлыгы, бу чарага күп кенә татарстанлылар битараф карый, дип өстәгән.