Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Бөтенроссия дәрәҗәдәге ничә олимпиада үтәчәк?

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2021–2022 уку елына тормыш иминлеге нигезләре, сәнгать (МХК), технология, рус теле һәм физкультура буенча олимпиадаларның йомгаклау этабын үткәрүгә г...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2021–2022 уку елына тормыш иминлеге нигезләре, сәнгать (МХК), технология, рус теле һәм физкультура буенча олимпиадаларның йомгаклау этабын үткәрүгә гаризалар бирде.
«Беренче өч фән килештерелгән. Ике фәннән, рус теле һәм физкультура буенча Россия Мәгариф министрлыгы карарын көтәбез. Татарстан ел саен бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге Олимпиадаларны оештыра һәм үткәрә», – дип сөйләде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин.
Татарстан укучылары 2018 елда халыкара беренчелектә 17 медаль яулады, ә 2019 елда инде 24 укучы медаль иясе булды. Узган ел халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны 33 кә җиткән. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 44 җиңүче һәм призерны тәшкил итә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ